Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Женщина огонь» вафат булган сеңлесенең нәзерен ничек үти?

Лилия коллективындагы кызларны Башкортстанга ялга алып барырга хыялланган иде. Әмма вакытсыз үлем нәтиҗәсендә ул моны эшләргә өлгерми калды.

25 июньдә «Хозур хәләл» кафесы җитәкчесе, блогер Лилия Гафурова юл-транспорт һәлакәтенә очрап, вафат булды. Ул җитәкләгән кафе халык арасында да, танылган артистлар арасында да популяр. Шунлыктан коллективка армый-талмый эшләргә туры килде. 
Лилия коллективындагы кызларны Башкортстанга ялга алып барырга хыялланган иде. Әмма вакытсыз үлем нәтиҗәсендә ул моны эшләргә өлгерми калды.
Лилиянең нәзерен аның бертуган апасы танылган блогер «Женщина огонь» – Гүзәл Хөснетдинова үтәргә булды. Бүген ул кафеның уңган кызларын уңайлы автобуска утыртып,  Башкортстанга ял итәргә алып китте. «Лилиянең матур, уңган кызларын ял итәргә алып киттем. Уфа, безне көт! Лилиям тыныч йокласын», – ди ул үзенең социаль челтәрендә.
«Хозур хәләл» кафесы уңганнары исән-сау ял итеп кайтсыннар.

Фотолар Гүзәл Хөснетдинованың шәхси архивыннан алынды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар «Женщина огонь»