Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әзерлек башланды

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча секретаре, Татарстан дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда төбәк киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Президентын һәм җирле үзиадарә органнарына депутатлар сайлау мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә Татарстандагы 136 меңнән артык кеше "Бердәм Россия" фиркасе әгъзасы булып тора. Узган елда 2 408 кеше партиягә кабул ителде. Фәрит Мөхәмммәтшин...

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча секретаре, Татарстан дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда төбәк киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Президентын һәм җирле үзиадарә органнарына депутатлар сайлау мәсьәләсе каралды.

Бүгенге көндә Татарстандагы 136 меңнән артык кеше "Бердәм Россия" фиркасе әгъзасы булып тора. Узган елда 2 408 кеше партиягә кабул ителде. Фәрит Мөхәмммәтшин районнарның мөмкинлекләрен өйрәнеп, "Бердәм Россия" леләрнең санын ел саен кимендә 1%ка арттыру бурычы куйды.

Партиянең төбәк бүлекчәләре сентябрьдә узачак сайлауларга әзерләнә башлады инде. Җирле үзидарәләргә депутатлар 911 муниципаль округта үтә. Кандидатлар арасында 7717 депутат мандаты өчен көрәш барачак. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә сайлау катнаш система, ягъни бер мандатлы округлар һәм партия исемлеге буенча уза. Ә калган муниципаль берәмлекләрдә депутатлар бер мандатлы округларда сайлана.

Барлык районнарда сайлау алды штаблары оештырылды, аларның җитәкчеләре билгеләнде.

Киңәшмәдә партия эчендәге сайлау - праймеризның әһәмияте турында ассызыкланды. Праймериз вакытында депутатлыкка кандидатлар сайлаучылар алдында үзләренең программалары белән чыгыш ясыйлар. Яшерен тавыш бирү ысулы белән кандидатларның рейтингы төзелә. Праймериз 1 апрельдән башлана. Бер ай дәвамында сайлаучылар билгеләнә, ә майда очрашулар һәм тавыш бирүләр үтә.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Фәрит Хәйрулла улы алда партия өчен җаваплы эш торуын билгеләп үтте. Сайлау Татарстан халкы өчен дә мөһим вакыйга, чөнки депутатлыкка кемнәрне сайлауга киләчәгебез бәйле.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев