ЗЯБ бистәсендә трамвай юлларын ремонтлый башлыйлар
Яңалыклар тасмасы

ЗЯБ бистәсендә трамвай юлларын ремонтлый башлыйлар

Машина йөртүчеләргә башка юлдан йөрергә киңәш итәләр.

Низаметдинов урамы - Казан проспекты киселешендәге трамвай юлларында бүген ремонт башлана. Төзекләндерү эшләре бер атна, 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

"Эшләр көн саен сәгать 19:00дән иртәнге 5:00гә кадәр алып барылачак. Бу вакыт аралыгында машина хәрәкәте кыенлаша. Моны исәпкә алып, маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итәбез", - дип хәбәр итте "Горкоммунхоз" предприятиесе җитәкчелеге.

Трамвай һәм автобуслар хәрәкәтендә ремонт эшләре чагылмаячак. Алар гадәти режимда йөриячәк.

 


Нет комментариев