Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк тарихы сәяхәткә чакыра

Һәр халыкның гореф-гадәтләре һәм йолалары бу дөняда яшәүче кешелекнең зур гаиләләренә мирас булып тапшырыла.

14 сентябрь көнне “Камаз” мәдәният йортында халык фольклор күргәзмәсе узды. Декоратив һәм гамәли, һөнәрчелек һәм сәнгать үзәге “Живая традиция” үз ишекләрен ачты. Күргәзмә иң элек экскурсиядән башланып китте. Мәктәп укучыларына оештырылган әлеге экскурсия, балаларны әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, милли киемнәре, тормыш үзенчәлекләре белән таныштырды. Үзәкнең экспонатлары өч өлешкә бүленгән. Беренче залда сезнең өчен, театр курчаклары күргәзмәсе урнаштырылган. Биредә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче курчак ясау буенча осталарының эшләре күрсәтелгән. 87 ел элек Мәскәү дәүләт академия үзәк курчак театры булдырыла (хәзер – С.В Образцова исемендә). Әлеге юнәлеш безнең шәһәргә дә кагыла. Бүген көндә осталар төрле театр-студияләргә курчаклар җитештерәләр.

Икенче залда кул эшләреннән куелган күргәзмә беркемне дә битараф калдырмас дияргә була. Иң беренче күзгә ташланган экспонат ул, коклюшка белән тегелгән  челтәр киемнәр. Хатын-кызлар өчен каеш, иңсә элмәкләре, эшләпә һәм башкалар. Шулай ук станокта тегү үзәкнең кунаклары арасында иң зур кызыксыну уята. Әлеге һөнәргә үзәкнең остазы Наталья Уразгильдина өйрәтә. Наталья Уразгильдина Татарстан республикасының һөнәрчелек палатасы остазы, “Традицияләрне саклау” номинациясендә җиңүче. Наталья Крым республикасында урнашкан “Дуслык келәме”ндәге Татарстан республикасының картасын тегеп бирүче. Әлеге келәм-әләмнең күчермәсе, шулай ук үзәктә урнаштырылган.

Наталья Уразгильдина. оста

“Бүген безнең үзәктә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Балалар гына түгел, олылар да килеп, үзләрен барлык һөнәрдә сынап карый алалар. Егетләргә иң ошаганы, станокта эшләп карау.  Кыз балалар күпчелек тегү һәм курчак ясау белән кызыксына. Балаларның кызыксынуы бар. Тик әлеге омтылышны арттыру, аларга үз эшеңә карата мәхәббәтне югалтмаска кирәк”

 

Илья Кисмаев. 10 сыйныф укучысы, 33 номерлы мәктәп

“Экскурсия миңа бик тә ошады. Мин күп кенә әйберләр хакында биредә беренче тапкыр ишеттем, күрдем. Үз халкым аның милли традицияләре,тормыш рәвеше,гадәтләре турында белү мөһим минем уйлавымча”.

Өченче залда үзәкнең осталары барлык теләүчеләргә мастер-класс күрсәтәләр. Курчак ясау, станокта төрле ысуллар белән тегү, рәсем ясау һәм башка төркемнәргә язылып, төрле һөнәр остасы булырга мөмкинлек ача.

Бүгенге көндә декоратив һәм гамәли, һөнәрчелек һәм сәнгать үзәге “Живая традиция” янәдән эшен башлап җибәрә. Алда торган планнар зурдан. Республика, россия күләмендә оештырылган конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашу.

Галина Березина методист

“Үзәктә без шәһәр дә гомер итүче, шәһәрне төзүгә көч салган барлык халыкның гореф-гадәтләрен, аларның милли традицияләрен булдырырга тырыштык. Әлеге үзәк шәһәребезнең бөтен халыкның мәдәниятләрен берләштерергә уникаль мөмкинлек бирә. Бирегә килеп балалар күп кенә экспонатлар белән танышалар, ә ул үз чиратында тарихыбызны, милләтебезне онытмаска ярдәм итә”.

Борынгы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары киләчәк буынга мирас булып тапшырыла, ә бу мирасны өйрәнү аны саклап калу сагында бүген декоратив һәм гамәли, һөнәрчелек һәм сәнгать үзәге “Живая традиция” тора.

 

Миләүшә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев