Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөлфәтнең автобусын алып киткәннәр

Тиешсез урында калдырсаң, машиналарны гына түгел, автобусларны да (!) эвакуатор алып китә икән. Менә Зөлфәт Зиннуровның автобусын шулай «әрәм иткәннәр». «Үзәктә калдырган идем. Курыкмаган - күтәргән!» - дип уфтанган ул. Эвакуатор «хезмәте» шансон башкаручыга 2067 сумга төшкән. Тычканга үлем - мәчегә көлке дигәндәй, бер ханым Зөлфәтне тынычландырырга ашыккан. «Аның каравы,...

Тиешсез урында калдырсаң, машиналарны гына түгел, автобусларны да (!) эвакуатор алып китә икән. Менә Зөлфәт Зиннуровның автобусын шулай «әрәм иткәннәр». «Үзәктә калдырган идем. Курыкмаган - күтәргән!» - дип уфтанган ул. Эвакуатор «хезмәте» шансон башкаручыга 2067 сумга төшкән. Тычканга үлем - мәчегә көлке дигәндәй, бер ханым Зөлфәтне тынычландырырга ашыккан. «Аның каравы, курткаң яңа бугай. Килешә. Бик матур!» - дип язган ул. Тик анысы да артистның күңелен күтәрердәй сүз әйтмәгән шул. «Әйе, өр-яңа. Өченче елын гына киям әле», - дип җавап биргән Зиннуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев