Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөлфәт Мөсәлләмов: «Мин нәрсә, мин – ир-ат. Күрсәтеп йөрмәдем, эчтән генә еладым»

«Шәһри Чаллы» редакциясенең машина йөртүчесе эч серләрен сөйләде

«Сәлам, кызла-а-ар!» дип һәр көн редакциябезгә нур булып, көләч йөзле машина йөртүчебез Зөлфәт абый килеп керә. Кайчан карама кәефе яхшы аның. Шаяртып та ала, кыскасы «айт дигәнгә тайт» ул. Бик азлар гына белә шул әлеге нурлы күзләрдә күпме сагыш, моң барын. Ул аларны сөйләп йөрми. Шулай да бер чәйләп алганда Зөлфәт абый эч серләренең бер өлешен ачты. 

– Зөлфәт абый, яшь чагыңнан нәрсәләр әле дә хәтердә? Син Башкортостаннан бит?
– О-о-о, иң истә калганы – 1нче класста укыганда әти мине, бездәгечә әйтсәң, руль артына утыртты. Минем шул чакта күңелдә үскәч водитель булачакмын дигән уй бөреләнде. Чыннан да, 7нче классны тәмамлаганда (13-14 яшьләрдә) үзем генә тракторга культиватор тагып, чөгендер араларын эшкәртеп йөри идем. «Т-70с» тракторы иде ул. Әтием Римат гомер буе тракторчы булып эшләде, әнием Миңнур колхозда хезмәт куйды. Башкортстанның Авыргазы районы Кешәнне авылында биш балалы гаиләдә үстем. Мин иң зурысы. Ике кыз, өч малай идек. Хәзер өчәү генә калдык. 10нчы классны тәмамлаганнан соң училищега укырга кердем, аннары армиягә киттем. Чик сакчысы булып ике ел хезмәт иттем. Аның ел ярымы Сахалинда үтте. Җылы якта хезмәт иттем, кыскасы.

– Зөлфәт абый, Чаллыга ничек килергә булдың?
– Бирегә мин 1985 елның язында килеп урнаштым. Әле дә истә, классташ егетләр кайтып, Чаллы матур шәһәр, кызлар да күп дип гөрләштеләр. Мин армиядән кайтып Стәрлетамакта слесарь булып эшкә урнашкан идем. Дус егетләр шулай мактап сөйләгәч, ике дә уйламый автокалага чыгып киттем. Чыннан да, миңа дигән иң чибәр һәм акыллы кыз Чаллыда булып чыкты. Рәсимәм белән «пятачок»та таныштык. Тулай торакка озатып йөрдем. 1986 елның 26 декабрендә гаилә дә корып җибәрдек. Әле дә истә, сап-салкын көн иде. Урамда минус 33 градус...
Эштән молосемейка бирделәр. 44нче комплекста иде ул. Рәсимә дә, мин дә автомобильләр җыю заводында эшләдек. Әмма мине руль, юллар кызыктырып, чакырып торды. Шулай 90нчы елларда зур йөк машинасына утырып ерак юлларга чыгып киттем. Трактор кабинасында үстем бит, Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр кулда руль. Рәсимә апаң кыскартуга эләкте. Аннан ул төзелештә эшләде. 12 елдан соң фатир алдык. Бер малай, бер кыз үстердек.

– Балаларыгыз турында сөйлә әле, Зөлфәт абый.
– Рөстәмебез 87нче елны, Гөлназыбыз 89нчы елны туды. Акыллы, гап-гади балалар булып үстеләр. Улыбызны соңгы тапкыр 2005 елны армиягә озатканда күрдек. Аннан аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар... Рәсимә апаң авыр кичерде. Биш елдан соң гына хәлгә керә башлады. Мин нәрсә, мин – ир-ат. Күрсәтеп йөрмәдем, эчтән генә еладым. Әле дә авыр... Кызыбыз Гөлназ өч онык бүләк итте. Рәзиләбез 1нче класста укый, Даниярга өч яшь, Азаматка бүген төгәл бер ай.

– Оныкларың яратадыр үзеңне? Күчтәнәчләр алып барасыңдыр?
– Ооо... Ничек кенә әле. Күчтәнәчләр тотып барам, әлбәттә. Кайчак болай гына да кереп чыгарга туры килә. Алар бит мине күчтәнәч өчен түгел, яраткан бабайлары булганга кочаклыйлар. Яннан да китмиләр. 

– Зөлфәт абый, нәрсәләр турында хыяллана идең? Кайсылары тормышка ашты?
– Мин мәктәптә әйбәт укыдым. Чынлап әйтәм – инженер булырга хыялландым. Әле Уфа авыл хуҗалыгы институтына укырга да керергә теләгән идем. Баллар җитмәгәч алмадылар. Борылып кайттым да, училищега кердем. Аннары армия бит инде. Ә армиядән кеше үзгәреп кайта, хыяллар үзгәрә икән ул. Шулай да бер хыялымны тормышка ашырдым. Күрше Хәмит абзыйдан күреп фотограф булырга ут йота башлаган идем. Аның фотокарточкалар ясый торган бүлмәсе бар иде. Әле дә истә: кап-караңгы бүлмә, кып-кызыл ут. Абзый ниндидер сыеклыкка ак кәгазь сала да, аннан сурәтләр төшкән карточкалар чыгара. Вәт могҗиза! 9нчы классны тәмамлаган елның җәйге каникулында тракторда эшләгән акчама үзем дә фотоаппарат алдым. «Смена-8М» дигән, 15 сум тора иде. Нинди матур әйбер күрәм, шуны төшерә башладым: табигать, кошлар, авыл, кешеләрне... Карточкаларны өйдә чыгара идем. Аннары инде, белгәнеңчә, ул кайгы булмады. Хәзер алам дисәң дә кибетләрдә фотоаппаратлар юк. Чит илнекен кертмиләр, үзебездә әле ясамыйлар. Хәтерлим, СССРда «Зенит-ЕТ» фотоаппараты бар иде. Шәп иде ул! Бәлкем кабат ясый башларлар, тик кайчан? Ярый фотоаппаратлы телефоннар чыкты. Тагын төшерә башладым. Галереямдә нәрсә генә юк...

– Зөлфәт абый, син бит әле видеолар ясап блогыңны да алып барасың. Онлайн бизнеста икәнеңне дә шуннан күрдем...
– 50 яшьләр тирәсендә сәламәтлеккә игътибар бирә башладым. Ерак юлларның ни икәнен аңлаган кеше аңлый инде аны. Витаминнар белән кызыксына башладым. Олыгайган саен организмга ярдәм кирәк. Башта бер компаниянекен кулландым. Аннан яхшырагын таптым. Кызганыч, ул чит илнеке иде, хәзер бездә эшләми. Бүгенге көндә башка бер компания витаминнарын кулланам. Файдасын күрәм. Блогымда башкаларга да шул хакта сөйлим. Аралашырга яратам, үзең беләсең. Челтәрле бизнеста танышулар, аралашулар күп. 

– Ерак юлларда йөргәндә төрле хәлләр була дисең. Нинди генә шәһәрләр күрмисең бит инде. Нәрсәләр гаҗәпләндерде?
– Нәрсә генә булмый анда! 20 елда күргәннәрне бер көндә сөйләп бетереп булмый. Чыннан да, Россиянең яртысыннан күп өлешен әйләнгәнмендер. Йөкне бушаткач берәр шәһәргә яки җирлеккә барып, кабат төялгәнче шәһәр-авылларны урап кайткан чаклар да булды. Иң матур шәһәр дип барыбер үзебезнең Чаллыны һәм Казанны һәм, әлбәттә, яшьлегем үткән Стәрлетамак шәһәрен атар идем. Алардан кала Пятигорск, Минеральные Воды, Краснодар, Санкт-Петербург калалары да игътибарга лаек. Шаккаттырганнардан, мисал өчен, Казандагы Камал театры бинасының «точный копиясе» Ростовта да бар икән. Ә Улан-Удэга барганда биек-биек тауларны күреп таң калдым. Безнең Урал тауларыннан да биегрәк. Аларның башларында август аенда да ап-ак кар ята... Күп җирләрдә булу, дөнья күрү үзе бер бәхет булса, өйдә сагынып көтеп торучыларың булу тагын да зур шатлык. Аннан да кадерлесе юк! Моның өчен Рәсимәмә бик рәхмәтлемен! Мин юлда булганда авырлыклар аның иңнәренә төште. Бер дә зарланмады, нык булды.

– Зөлфәт абый, алга таба нинди планнар белән янып яшисең?
– Минем бит тагын бер зур хыялым тормышка ашты. Менә инде өченче ел редакциянең чибәр кызларын йөртәм. Шулай дәвам итәргә язсын һәм, әлбәттә, елмаеп, шатланып яшәргә исәп. Гел алай булмый диләр, булдырырга, тырышырга кирәк. Кеше кайгысыз тормый, әмма син исән икән, димәк, яшәргә тиешсең! Матурлыкны күрә белү, начарлыкларга артык игътибар бирмәү мөһим! Алайса кемнәрдер чебеннән фил ясарга ярата. Бер артист әйтмешли, негатив кешеләр очраса, бер кулыңны күтәр, аннары аны кисәк кенә селтәп куй һәм «кадалып китсен» диген дә китеп бар. Бик яхшы сүзләр, мин дә шулай итәм. 

Зөлфәт абый Мөсәлләмов 19 февральдә үзенең 61 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Яраткан машина йөртүчебезне чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез. Рәсимә апа белән тагын озак еллар балалар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев