«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак.
Ул 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында үткәрелә. Һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә дә мөмкинлек бирә. Чарада Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Аны рус, инглиз, испан телләрендә язарга мөмкин булачак.
Нет комментариев