Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Жырлыйк әле» башка чыкмаячак

«Җырлыйк әле» халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру иде.

Соңгы вакытларда ТНВ каналында тамашачылар яратып карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруы ябыла икән дигән сүзләр йөри. Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан проектның авторы, гамәлгә куючысы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов белән элемтәгә чыктык. 

– Бу шимбәдә яздырылган яңа тапшыруның соңгысы эфирга чыга. «Җырлыйк әле» халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру иде. Аның максаты – радио-телевидение өчен неформат булган музыкаль ядкәрләребезне яңгырату, сәнгать әсәрләре аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләү. Моның өчен иҗат төркемебез бөтен көчен куйды. Соңгы елларда халык җырчыларының чыгышын югары квалификацияле алты музыкант бизәде. Хезмәтләрен түбән гонорар белән бәяләсәләр дә, алар бу проектның халык өчен әһәмиятле булуын аңлап эшләделәр. Бу фидакарь эшләре өчен мин аларга зур рәхмәтемне җиткерәм. 

– Нәҗип Нәҗметдинович, ни өчен тапшыруны ябалар соң?

– Беренчедән, минем фикерем каналның музыкаль сәясәтенә капма-каршы. «Яңа Гасыр» каналын мин татар халкының соңгы 30-40 елда ирешкән иң зур казанышы дип саныйм. Кызганычка каршы, бүгенге көндә телевидениедә дә коммерция өстенлек итә. 
Бүгенге көндә үзәк каналлар да халык иҗатына игътибарны арттырды. Ирен кабарткан шоу бизнес йолдызларын халык талантлары алыштыра. Андый тапшырулар кызыклырак та әле. «Җырлыйк әле» бу тенденцияне инде 2000 елда ук башлап җибәргән иде. Аны куп тапкырлар ябарга тырышып карадылар, ләкин ул вакытта җитәкчелек халык фикеренә колак салды.

– Иҗат төркемегездәге кешеләр турында да сөйләп үтегез әле.

Аны төрле елларда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов, җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, журналист Зәмирә Рәҗәпова алып барды. Ел башында режиссерыбыз – шушы каналда чыныгу алган, 24 ел дәвамында бик күп проектларны гамәлгә куйган Гүзәл Вәлиәхмәтова-Шакирҗанова китте. Алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовларны да халык яратты. 

– Программа өчен күпме акча түләнә иде?

– Бер тапшыру өчен 20 мең сумнан артык. «Җырлыйк әле» тапшыруының җитәкчесе буларак шуны әйтә алам, проектның сыйфатын яхшырту, җиһазландыру өчен беркайчан да матди ярдәм булмады. Иҗат әһелләренең хезмәтен тиешенчә бәяләмәү дистә еллар буена осталыгын кызыклы проектлар белән исбатлаган авторларның, зур тәҗрибәле белгечләрнең каналдан китеп баруына төп сәбәп булып тора. Бу проблемаларны «Яңа Гасыр» каналы җитәкчелегенә генә йөкләү дөрес тә түгелдер. Милли сәнгатне үстерү, туган телебезне саклап калу иң беренче чиратта Татарстан хөкүмәтенең бурычы дип аңлыйм. Ә «Яңа Гасыр» каналы әдәби татар телен пропагандалаучы, сәнгать әсәрләренә нигезләнгән, рухи азык алырлык чыганак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тнв Гөлдания Хәйруллина Җырлыйк әле Нәҗип Бәдертдинов Айдар Фәйзерахманов Равил Галиев Алинә һәм Азат Кәримовлар