Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ашарга пешерергә чуен савыт яхшыракмы, алюминимый, бергәләп сайлыйбыз [хуҗабикәгә киңәш]

Һәр хуҗабикә дә аш бүлмәсенә сыйфатлы һәм озак чыдамлы савыт –саба алырга телидер мөгаен. Сезгә савыт-сабаның төрләрен тәкъдим итәбез.

Тутыкмый торган корыч.
Тутыкмый торган корычтан эшләнгән савыт-саба хәвефсез. Төбе берничә катлы булганлыктан,мондый материалдан эшләнгән кәстрүл һәм табаларда ризыкны көйдерми генә пешерергә мөмкин. Ә дөрес сайланган капкач май һәм су күләмен киметү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә ризык үз сутында пешә.Тутыкмый торган корычтан эшләнгән чуен тиз юыла, ризык кайнар килеш озак саклана.Ут өстендә буш килеш калдырсаң, зәңгәрле-яшелле таплар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта кәстрүлне көчле химик сыекчалар белән юарга киңәш ителми.

Көйдерми торган өслек белән капланган алюминий.
Алюминий әлләни чыдам материал түгел. Шунлыктан аны 250 градустан югарырак температурада тотарга, духовкага куярга ярамый. Җитештерү ысулы буенча алюминийдан эшләнгән савыт-саба штамповкаланган һәм коеп ясалганыннан аерыла. Штамповкаланган савыт-сабаның калынлыгы, гадәттә, 1,5 миллиметрдан 4,5 миллиметрга кадәр була.Ул үзенең формасын югалтмый, җиңел, бар җире бертигез дәрәҗәдә җыела. Коеп ясалган савыт-сабаның калынлыгы 4,5тән 6 миллиметрга кадәр була. Ул авыр гына, ләкин чуеннан җиңелрәк. Төбе тигез җылына һәм ризык көйми.Уңай ягы — җиңел, җылы үткәрүчәнлеге югары, шуңа да савыт-саба тиз җылына һәм андагы су тизрәк кайнап чыга. Көйдерми торган өслек белән капланган алюмин савыт-сабаны көчле утка куеп, аз гына су салып пешергән очракта да ризыкны көйдерми.Кимчелекләре — әгәр өегездә керамик плитә яки газ плитәсе урнаштырылган икән, калынлыгы 2 миллиметрдан ким булмаганын сайларга кирәк. Ә электр плитәләре өчен төбенә корыч диск беркетелгән алюмин савыт-саба яхшы. Көйдерми торган өслек бик тиз чыелып баручан. Шуңа аны чүпрәк белән юарга кирәк.
Утка чыдам пыяла.
Хәзерге вакытта утка чыдам пыяладан эшләнгән савыт-саба да кулланышка керде. Утка чыдам пыяла инерт материал, тиз һәм яхшы җылына, җиңел юыла.Җылылык үткәрүчәнлеге түбән булгач, ризык озак суына.
Мондый савытның аскы өлешенә металл челтәр куярга кирәк. Озынча формада булганнарын түгәрәк комфоркаларга куярга киңәш ителми.

Чуен.
Чуен савыт-саба борыннан булган. Ул ризыкны томалап пешерер өчен яхшы.Чуен табалар — иң чыдамлы. Алар тиз тузып бармый, югары температураны да җиңел кичерә. Кимчелеге— авыр һәм озак җылына. Анда әзерләнгән ризык тиз суынмый.

Чыганак:Балтач таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев