Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Банкаларны дөрес итеп стерильләштерегез

Духовкада: банкаларны яхшылап юарга һәм 100-130 градуста 5 минут тотарга. Банкалар кибәргә тиеш.

Микродулкынлы мичтә: банкаларны юарга, төбенә аз гына (2 см биеклектә җитә) су салып, 2 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. 

Парда: моны чәйнек, кәстрүлдә эшләргә була. 1 литрлы банканы парда 10 минут, 3 литрлыны 15 минут тотарга кирәк. Банка эчендә су парлары кибәргә тиеш. 

Кайбер хуҗабикәләр, кәстрүлгә су салып, банкаларны шунда каплап куя. Болай эшләгәндә, кайнаган су банка эченә кереп, кәстрүл акрынлап бушый, моны даими тикшереп торырга кирәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев