Безе-шарлотка
Киңәш-табыш

Безе-шарлотка

Хәзер алманың иң күп вакыты, кая куярга интегүчеләр бардыр хәтта. Тәмле шарлотка пешереп карагыз әле.

Кирәк: 3 йомырка, 1 стакан шикәр, 2 аш калагы майонез, 2 аш калагы сыек май, 1 стакан он, 1 чәй калагы өеп разрыхлитель, уртача зурлыктагы 5-6 алма.

Эш барышы: йомырка белән шикәрне миксер белән 3-4 минут чамасы күпертеп алырга, калган барлык ингредиентлары салып болгатырга. Табаны майлап, алмаларны табага гына турарга да өстенә камыр агызырга. Өстен үзегез теләгәнчә бизәргә була.

180 градуска җылытылган духовкага тыгып, 35-40 минут пешереп алырга. Пирог әзер.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев