Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чөгендер, кишер, кабак - нинди сортлар яхшырак?

Әлеге язманы саклап куярга кирәк. Кызыл чөгендер, кишер, кабак орлыкларын сайлау буенча кайбер киңәшләр.

Күп кенә бакчачылар бик күп еллар кызыл чөгендернең Бордо 237 дигән сортын утыртты. Бүген исә Бордо сортына охшаган, әмма күпкә уңышлырак сортлар да күп. 
Үзебездә булдырылган сортлары: Багровый шар, Барыня, Боярыня, Варвара, Винегрет, Дачница, Даша, Жуковчанка, Катюша, Красный лёд, Креолка, Любава, Маришка, Мулатка, Фёкла, Эфиопка.
Чит илнекеләр: Бебибит, Бетти F1, Беттоло F1, Бохан F1, Игл F1, Кардиал F1, Субето F1, Цеппо F1.

Кишер сортлары.
Иң отышлы һәм билгеле сорт – Нантская 4. Шушы сортка охшаш һәм аны алыштыра алырдай яңа сортлар да бар хәзер: Алёнка, Атлет F1, Балтимор F1, Деревенская, Джерада F1, Дуняша, Карамба, Корсар, Майор F1, Морелия F1, Музико F1, Навал F1, Нагано F1, Надежда F1, Найроби F1, Нантик Резистафлай F1, Настёна, Нанте, Наутилус F1, Неженка, Олимпо F1, Фидра F1, Хаврошечка, Чаровница, Экстремо F1.

Кабакның да бик күп төрле сортлары бар. 
Улыбка дигәне тиз өлгерешле. Тишелеп чыгып авыз итеп караганчы 85 көн вакыт үтә. Бер төптән 7-15 җимеше була. Алар тамырга бик якын урнаша. 
Ольга дигәне дә тиз өлгерә. Аның җимешләре кечкенә (0,7–1,5 кг) була, шуның белән уңайлы да. Артыгын кая ничек саклыйм дип баш ватарга кирәкми. 
Россиянка сортын октябрьдә кулланырга була. Аның уңышы бик күп була, кабыгы да йомшак. Бәрәңге кабыгын әрчегән кебек кенә. Тәме дә кавынныкына охшаган. Сәнәгатьтә бу сорттан ипи пешерүчеләр һәм кондитерлар өчен он әзерлиләр.
F1 Вега, F1 Первенец ВНИИССОК һәм Конфетка ноябрьгә генә өлгерә. F1 Вегадан балалар өчен боламык та ясыйлар. 
Грибовская зимняя сортыннан да соклар, боламык һәм уылдык ясыйлар.

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев