Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Глютен зыянлымы?

Бу хакта диетолог Гүзәл Овчинникова сөйләде.

Соңгы вакытта глютен турында еш сөйлиләр. Күпләр махсус диета да тота – бу матдә булган ризыкларны ашамый. Глютенның чыннан да сәламәтлек өчен зыяны бармы, әллә бу яңа мода гынамы? Әлеге сораулар белән Чаллының тәҗрибәле табиб-диетологы, интегратив нутрициолог Гүзәл Овчинниковага мөрәҗәгать иттек.

Нәрсә ул глютен? Ул бодай, арыш, спельта, солы, арпада һәм шушы ярмалардан әзерләнгән ризыкларда (токмач, макарон, ботка, коймак, сыра һ.б) булган аксым. Элеккеге вакытта кешеләр боларның барысын да ашаган, тик зыянын күрмәгән диючеләр бар. Табиб беледерүенчә, хәзерге вакытта бодайны үстерү һәм аны эшкәртү технологиясе үзгәрде – ризыкларда глютен күләме артты. Чөнки ул ипи, камыр ризыкларының сыйфатын арттыра – алар матур булып, күпереп пешә. 

Гүзәл Илгизовна глютен куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларга да тукталды. Сирәк, ләкин җитди диагноз – целиакия (глютенны эшкәртә алмау) авыручыларның бер процентына куела. Башкаларда глютенга карата сизгерлек (чувствительность к глютену), аллергия булырга мөмкин. Моны ачыклар өчен гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб глютенны эшкәртә алмау турында кисәтүче мондый билгеләргә игътибар итәргә киңәш итә:
– диарея (эч китү)
– анемия (азканлылык)
– эч авырту
– хәлсезлек
– баш авырту
– буыннар һәм мускуллар авыртуы

Глютенсыз диетага утырган очракта табиб күзәтүе астында булырга кирәк. Бу очракта туклану көндәлеге алып бару да нәтиҗә бирә. Анда нәрсә, күпме ашаганыңны, аннан соң организмда булган үзгәрешләрне (сару кайнау, эч авырту, күңел болгану, ашказаны авырту һ.б.) язып барырга киңәш ителә. 
Шунысы да бар: әгәр кеше глютенны эшкәртү белән проблемалары булмаган килеш андый ризыклардан баш тартса, аның организмында эшкәртелмәгән ярмада булган файдалы матдәләр дефициты булырга мөмкин. Глютенлы ризыклар һәм ашларда арабиноксилан кебек файдалы катлаулы углеводлар да бар. Алар эчәклек эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. 

Иң яхшысы – көн саен ашый торган ризыкларда глютен микъдарын арттырмыйча, үз организмың реакциясенә колак салу. Әгәр эчәк-ашкайнату белән бәйле проблемаларыгыз бар икән, генетик анализ ясатып, организмның глютенга мөнәсәбәтен ачыкларга була. Гүзәл Овчинникова 2 ген (HLA-DQ2,2 и HLA-DQ2,5) ны тикшертергә киңәш итә. Нәтиҗәләр билегеле булгач, диетага утырырга кирәкме-юкмы икәнен белә аласыз. 

ФОТО Диетолог Гузель Овчинникова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев