Яшел коймак
Камыр сыек булмаска тиеш.
1 стакан җылы кефирга (ряженка) ярты чәй калагы сода салырга. Аз гына шикәр комы һәм тоз сибеп, бер чи күкәй сытып, 6-7 аш калагы он өстәп тугларга. Камыр сыек булмаска тиеш. 3 пешкән күкәйне һәм бер зур бәйләм яшел суган кыякларын (ак өлешен калдырабыз) вак кына итеп турарга. Камырга салып, яхшылап болгатырга.
Витаминлы коймакны калын төпле кызган табадагы майда пешерергә. Коймак камырының һәр өлешен табага салыр алдыннан, аш калагын салкын суга тыгып алырга. Таба өстен капламыйча, әйләндерә-әйләндерә пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев