Иммунитетны ныгыту өчен
Киңәш-табыш

Иммунитетны ныгыту өчен

Ингредиентлар: Сарымсак – 6 тырнак Имбирь – 200 грамм Лимон – 2 данә Бал – 300 грамм

Әзерләү ысулы:

Имбирь белән сарымсакны чистартырга, вак угыч аша уып, икесен  бергә кушарга. Бер лимон суын чыгарып, өстәргә. Икенче лимонның кабыгын чистартып, төшләрен алып, вак итеп турарга. Туралган лимонны, балны катнашмага кушып, яхшылап болгатырга. Аннары банкага салып, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы ашарга кирәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев