Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыяр үстерү серләре

Теплицага кыяр үсентесенең ике-өч атналыгын утырталар. Җылытылган теплица өчен кыяр орлыгын март уртасында да чәчәргә була.

Ачык грунтка бер атналык (бер яфрагы чыккач) кыяр үсентесен дә утырта аласыз. Анда инде май ахырында гына утыртасы була. Кыраулар булу куркынычы турында да онытмагыз. Кыяр үсентеләрен бер-берсеннән 30-40 см ераклыкта утыртыгыз.

Ел да бер урынга утыртмагыз. Кыярны ачык грунтта узган елны кәбестә үскән җирдә утырту яхшы. Чөгендер, бәрәңге, помидор, борчак үскән түтәлгә дә ярый. Кабак үскән җирдә ул үзен начар хис итәчәк. Кыярларны иртән җыеп алу дөрес.

Бакчачыга

Бер бакчачының киңәше белән бүлешеп алыйм әле. Чәчкән орлыклар 10-14 көн эчендә тишелмәсәләр: 2 стакан кайнар суга чеметем генә төелгән кызыл борыч һәм ике тамчы йод кушып сибәргэ кирәк. Бу ысул тишелмәгән орлыкларны «уята».

Бик күп бакчачылар, суган ук чыгара, дип зарлана. Моны булдырмас өчен, суганны утыртыр алдыннан 40-50 градуслы кайнар суда 10-15 минут тотабыз. Аннан 2-3 сәгатькә марганцовкалы суга салып куябыз.

Шуннан суганнарны киптереп, дымлы җиргә утыртабыз. Ук чыгармый торган сортлар да бар: Штутгартер, Центрион F1 һәм Ред барон. Әгәр дә суганнарның уклары күренү башлый икән, аларны астан да, очыннан да түгел, ә урта тирәсеннән сындырырга кирәк. Вакытында сындырырга өлгерсәгез, кыяклары әйбәт үсәчәк.

Эльмира Исхакова,
Казан.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев