Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Лимонлы бал ашап аякка бастым

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан

Өченче ел авырудан башым чыкмады. Рәтләп эшкә дә бара алмадым, бер атна эшлим дә ике атна авырыйм, тагын өч-дүрт көн эшләп кайтам да ун көн “больничный”... 
Чак кыскартмадылар эштән, ярый әле җитәкчебез әтинең классташы иде, ул җайлады барысын. Шуннан соң сәламәтлегемнең кадерен белә башладым. 
Элегрәк кыш көннәрендә яз айларындагы кебек җиңелчә киенә идем. Хәзер өйдә дә киенеп йөрим, аяктан башмак төшкәне юк, башлыксыз урамга борынымны да тыкмыйм. 
Алай гына авырулардан сакланып калып булмый, шулай да организмга ярдәме булмый калмас дим. Аннан әнием иммунитетны ныгытыр өчен бер рецепт табып алып кайтып бирде, шуның белән ныгыдым. 
Сезгә дә тәкъдим итәм.
1әр стакан суган согы һәм май аенда суыртылган балга иттарткычтан чыгарылган 50 грамм лимон кабыгы кушып болгатырга кирәк. 
Моны суыткычта саклыйм. 
Көнгә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч 1әр аш кашыгы кабып куям. 
2 ай – октябрь һәм ноябрь айларында эчтем. 
Нәтиҗә: сөбханалла, әле бер тапкыр да “больничный” алмадым! 
Яңа елдан соң 3-4 көн борын мышкылдап, төчкергәләп алдым да бетте-китте, вәссәлам!
Минем киңәшне рәхәтләнеп файдаланыгыз, балаларыгызга да каптырыгыз. Ләкин кечкенә балаларга 1 аш кашыгы күбрәк булыр дип уйлыйм, 1 чәй кашыгы җитә.

В. Дәүләтшина

http://akcharlak.com/article/limonly-bal-ashap-ayakka-bastym/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X