Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Температура күтәрелсә

Ялкынсыну процессы башлануга ук, организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә, баш миенең тән температурасын җайга салу үзәге активлаша. Нәтиҗәдә, кан тамырлары кысыла һәм мускул тукымалары тартыла.

Температура күтәрелгәндә өшеп калтыраулар, дерелдәүләр дә нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны яхшылап төреп, яткырырга кирәк.
Температура күтәрелүнең яхшы ягы да бар. Ул, бер яктан, авыру билгесе булса, икенче яктан, чир чыганагына каршы көрәш ысулы да. Бу вакытта күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә, бүленә башлый. 
Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне, өлкәннәргә караганда, җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә, 39 градустан артмаганда, аларга температураны төшерүче препаратлар бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз да төшерергә мөмкин. Моның өчен тәнне уксуслы җылымса суда чылатылган йомшак бияләй, яисә сөлге белән ышкырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт