Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Виноградны капларга вакыт

Моның өчен бер атна вакыт бар.

Хәзер кемнең генә бакчасына керсәң дә, яшел, кара тәлгәшләре тулышып пешкән виноградлар үсүенә аптырарлык түгел. Әлбәттә, безнең шартларда мул уңыш алыр өчен виноградны яхшылап тәрбияләргә һәм кышкы салкыннардан дөрес итеп сакларга кирәк. Димәк, виноградны кышкылыкка капларга вакыт. Бакчачылар бу эшне төрлечә башкара. Ә без сезгә җиңел генә бер ысулын тәкъдим итәбез. 

Иң беренче чиратта картайган һәм зарарланган ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары һәр төпнең ботакларын аерым җыеп бәйләгез һәм спанбонд, лутрасил белән яхшылап төрегез. Астына фанера, такта кисәге салып, җиргә яткырганнан соң, өстенә бакчагызда үскән чәчкәләрнең, топинамбурның кипкән сабаклары, яки ылыс ботаклары белән каплагыз. 

Кар төшү белән, аны шул ботаклар өстенә өеп, тыгызлап куегыз. Әгәр кар озак ятмый торса, виноград өстен иске кием-салым, одеял белән ябыгыз. Тик бу эшләрнең барысын да коры көнне башкарырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча