Ютәлдән һәм бронхаларны чистарту өчен
Киңәш-табыш

Ютәлдән һәм бронхаларны чистарту өчен

Әлеге сироп үпкәләрне чистартырга, ютәлне бетерергә һәм бронхиттан булыша. Шулай ук иммунитетны ныгыта һәм вируслардан саклый.

Ингредиентлар:
Банан – 1 данә
Кайнар су – 200 мл
Бал – 1 аш кашыгы

Әзерләү ысулы:
Бананны чәнечке белән изәргә. Аңа кайнар су салып, 15 минут тотарга кирәк. Сиропны сөзеп, бал кушарга. Аны көненә ике тапкыр: иртән һәм кич яртышар стакан эчәргә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев