Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

4-10 июльгә йолдызнамә

Кучкар. Үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрсәтсәгез, эшегездә уңышлар юлдаш булыр. Сишәмбе көнне дусларыгыз белән конфликтка керү куркынычы бар. Җомга көнне үтәчәк чараның тормышыгызда иң якты истәлек булып саклануы ихтимал. Тиң ярыгызны да очратырга мөмкинсез.

Үгезбозау. Файдалы элемтәләрегезне эш һәм финанс мәсьәләләрендә кулланырга кыенсынмагыз. Үз көчегезгә генә исәп тотмагыз, танышларга мөрәҗәгать итегез. Сишәмбе көнне максатка ирешүдә кайбер каршылыклар булырга мөмкин. Якшәмбене үзегезгә багышлагыз. 

Игезәкләр. Бу атнада сезне яңа танышулар, романтик очрашулар көтә. Шулай ук үзегез юрарлык төшләр күрә алачаксыз. Атнаның икенче яртысында сез күптән шөгыльләнәсе килгән мөһим эшләр белән мәшгуль булачаксыз. 

Кысла. Якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән мөнәсәбәтләр яхшырачак. Инициативагызны җитәкчелек тә бәяләячәк. Сез иң авыр эшне башкара аласыз, тирә-юньдәгеләрне үз активлыгыгыз белән таң калдырасыз, әмма ял турында да онытмагыз. 

Арыслан. Һөнәри өлкәдә быел проблемалар булу ихтимал – эшкә игътибар итегез. Эшлекле элемтәләрне шактый киңәйтү һәм яхшы гына акча эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ял көннәрендә кафега барыгыз яки дачада пикник оештырыгыз.

Кыз. Шикләрдән һәм көнчелектән котылу мөмкинлеге булачак. Бу атна очрашулар һәм кызыклы танышулар белән истә калачак. Сишәмбе көнне иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Ял көннәрендә сәфәргә чыга аласыз. 

Үлчәү. Эштә киеренке вакыт җитә, аның каравы белгеч буларак үсәсез. Проблемаларны хәл итү бөтенләй башка алым таләп итәчәк. Эмоцияләр комачауламасын, аларны контрольдә тотыгыз. Сәяхәт, командировкага бару һәм ял итү өчен уңайлы вакыт. 

Чаян. Атна шактый уңышлы булырга охшаган. Уйлаган планнарыгыз тормышка ашачак. Сезне эшлекле тәкъдимнәр һәм өстәмә табыш сөендерәчәк. Мәхәббәт аңлату өчен яхшы вакыт. Үз хисләрегезгә ышаныгыз, йөрәгегез кушуын тыңлагыз.

Укчы. Үзегезне кулда тотыгыз – кызып китәргә ашыкмагыз! Чәршәмбе көнне интеллектуаль өлкәдә активлыкның кимүе мөмкин, әмма бу вакытлы булачак. Көннәрегезне үзенчәлекле итәргә тырышыгыз. Акча мәсьәләсендә бераз кыенлыклар чыгуы ихтимал. 

Кәҗәмөгез. Кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, эшләрегез тауга бара. Пәнҗешәмбе көнне дусларыгыз яисә яраткан кешегез сөендерәчәк. Җомгада үз хаталарыгыздан нәтиҗә ясагыз. Ялларны исә табигать кочагында үткәрергә тырышыгыз.

Сукояр. Йомшак һәм салмак булырга тырышыгыз, тәвәккәллек һәм катгыйлык кирәк түгел. Сишәмбе көнне нинди дә булса проектлардан баш тартыгыз, бу уңыш китермәячәк. Шимбә көнне паркта яки урманда йөрегез. Табигать сезгә көч һәм энергия бирәчәк.

Балыклар. Бу атна динамикада һәм уңышлы үтәчәк. Үҗәтлек күрсәтегез, ләкин дорфа, катгый булмагыз. Компромисска әзер булыгыз, конфликтлардан качу ягын эзләгез. Ял көннәрен гаилә белән үткәрегез. Тиз генә уйлап, сәяхәткә чыгып китсәгез дә яхшы булыр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев