Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Абыебыз – легендар командир

Әбием Әнисә Крымова Бөек Җиңүгә са­нау­лы көннәр кал­гач һәлак бул­ган абыйсы Мир­га­зи­ян Кры­мов ту­рын­да еш сөй­ли иде. Кыз­га­ныч, ике мәртәбә Кы­зыл Бай­рак, Ле­нин Ор­де­ны­на ия бул­ган якташыбыз, Бөек Ва­тан су­гы­шы ге­рое Мир­га­зи­ян Кры­мов ту­рын­да бе­лүчеләр күп түгел.

Миргазиян Казанның укытучылар әзерләү мәктәбендә укый. Укытучы булып эшләгәннән соң аны Казанның 95нче запастагы батальонына хәрби хезмәткә алалар. Тифлис прапорщиклар мәктәбен тәмамлый, Чиләбедә кече сержант булып хезмәт итә. Чиләбе ротасы командиры, дума әгъзасы булып сайлана. Аннары аны Уфага җибәрәләр. Биредә ул контрреволюцион оешмаларны юк итү эшендә катнаша. Соңрак округ хәрби комиссары вазифасында Чиләбегә кайта. Чиләбе, Шадринск шәһәрләрендә чехословакларга каршы операцияләрдә катнаша. 1918 елның ноябрендә Миргазиян Мәскәүдәге мөселман хәрби коллегиясе җитәкчесе итеп билгеләнә. Аннары Казанда командирлар әзерләү курслары оештыра.  

1942 елда хәрби ант кабул иткән Миргазиянны гамәлдәге армиягә җибәрәләр. Ул җиде ай Сталинградтагы 98нче укчы девизиядә хезмәт итә. Тынгы белмәс командирны югары җитәкчелек Көньяк фронтка җибәрә. Дивизия командиры була. Украина фронтында Донбассны азат итүдә катнаша. Аны башкомандующий Кызыл Байрак ордены белән бүләкли. 1944 елда часть командиры итеп куялар. Часте белән дошманнарга каршы көрәштә батырлык күрсәткән өчен икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аны Суворов, Кутузов орденнарына ия булган 206нчы укчы дивизиягә җибәрәләр. 1945 елда гвардия полковнигы Миргазиян Крымовны Ленин ордены белән бүләклиләр.

Кызганыч, абыебыз 1945 елның 15 апрелендә Чехославакия территориясендәге Самбор шәһәре янындагы көрәштә батырларча һәлак була.

Шунысы куанычлы, соңгы елларда Миргазиян Крымов исеме Татарстанга кайта башлады. Азнакайның туган якны өйрәнү музеенда легендар командирга багышланган экспозицияләр булдырылган. Без Миргазиян абыебыз белән горурланабыз.

Гөлнар Әхмәтова,

башкарма комитетның аппарат җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев