Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева мәрхүм иренә багышлап җыр яздырган - видео

Аның сүзләрен Эльмира Җәлилова язган, ә көен Булат Шәрипов иҗат иткән.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның иренә багышлап концерт куячагы хакында хәбәр иткән идек инде. “Рәхмәт, тормышымда булган өчен...” дип исемләнгән кичә Линарның туган көнендә – 14 декабрьдә булачак. Бу кичне җырчы тормыш иптәшенә махсус багышлап язган җырын да башкарачак. Ул инде аны социаль челтәрдәге шәхси битенә дә урнаштырган. Аның өзеген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

“Озак уйладым... Яшермим... Ләкин мин моны эшләргә тиеш дип карар кылдым. Аллаһка тапшырып. Нәкъ менә аның туган көнендә. Бу кичәдә барыгызны да көтеп калабыз. Яныбызда булганнарга һәм безнең арабыздан киткәннәргә рәхмәтле булып очрашырга язсын, дусларым”, - ди Айгөл Бариева.

Видео Айгөл Бариеваның аккаунтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес