Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлардан – шашлык

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа ел рецептлары белән бүлешә.

Музыкаль гаилә Яңа ел табынын традицион бәлеш, тутырылган каз, күпсанлы салатлардан кала, һәрвакыт шашлык белән бизи икән.

«Кунаклар синең шашлыгың иң тәмлесе дип мактый, үзебез дә бик яратабыз», – ди Айгөл.

Ул аның рецепты белән дә бүлеште. 3-4 килограмм ит (тавык ботлары) өчен маринад әзерлибез. Моның өчен 2-3 аш кашыгы соя соусы, 2-3 аш кашыгы бальзам соусы, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы борыч (мин борычлар катнашмасын салам), 1 аш кашыгы «Роллтон» (тавык ите өчен дигән тәмләткеч), 1 аш кашыгы аджика (кибетнеке дә, ачы булса, үзегезнеке дә ярый) кирәк. Боларга 1 баш сарымсакны угыч аша чыгарам һәм 2-3 аш кашыгы майонез салып, ит белән барысын да яхшылап болгатам. Аннары капкач белән каплап, 2-3 сәгатькә суыткычка куям.
Ясап карагыз әле, безнең кебек ачы-борычлыны яратучыларга ошарга тиеш. Бәйрәмнәрегез матур, гаиләләрегез, якыннарыгыз белән узсын, табыннарыгыз мул булсын. Якынлашып килүче 2024 ел барыбызга да иминлек, саулык, шатлыклар гына алып килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев