Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алдыйлар

Бер килограмм һәм бер литр дигән үлчәү берәмлекләре кулланудан юкка чыгып бара бугай. Азык-төлек җитештерүчеләр ваклап сату күләмен киметәләр, ә бәяләр арта тора.

Инде дару җитештерүчеләр дә шундый хәйләне куллана башлаганнар. Беркөнне валидол сатып алган идем. Кап эчендә гадәттә унар дару төймәсе салынган икешәр блистер була. Бу юлы кап яртылаш буш кебек тоелды миңа. Ачсам, элеккечә егерме түгел, ә ун гына дару сәдәфе! Ә бәясе бер дә кимемәгән! Гомумән, халык элек-электән кулланган арзанлы дару төймәләрен өстәмә каплар эченә салып чыгара башладылар. Бәяләр, кап өчен дә өстәлеп, шактый артты. Монысы да алдауның бер төре дип беләм.
Гыйлемхан Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш