Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алинә һәм Азат Каримовлар: «Яңа елны күршеләр белән үткәрдек»

Җырлы гаиләнең бәйрәм өстәлендә бәрән ите, каз һәм креветка да булган.

"Бәйрәм бик күркәм үтте. Яңа елны күршеләр белән каршыладык. Программабыз буенча 31е сәгать 1дә күршеләргә кереп шашлык пешердек. Аннары без, ир-атлар мунчага кереп киттек. Без чыккач, кызларыбыз керде. Шул ук вакытта бәйрәм табынын да өлгерттек. Мин бәрән ите, креветка пешердем, Алинә тәмле итеп каз тутырды. Өстәлне бездә әзерләдек. Унлап күрше-күлән, кайткан кунаклар белән җылы табын артында Яңа елны каршы алдык. Икенче көн дә рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйланып үтте,"- дип уртаклашты Алинә һәм Азат Каримовлар. 

Җырлы гаилә инде җиң сызганып эшкә керешкән. "Җырлыйк әле" тапшыруының чираттагы чыгарылышларын төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев