Автор-башкаручы Алмаз Юнысов сөенече белән уртаклашты
Шоу-бизнес

Автор-башкаручы Алмаз Юнысов сөенече белән уртаклашты

Аларның икенче балалары туды.

Автор-башкаручы, баянчы Алмаз Юнысов белән «Нур» театры артисты Айгөл гаиләсендә сөенечле вакыйга.

Бүген аларның икенче уллары туды. Алмаз социаль челтәрләрдә Ришат Төхвәтуллинның «Улым» җыры белән шатлыклы видеосы белән уртаклашты. Сөенечтән аның күзләренә яшьләр килгән. 

«Котлауларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт», – ди бәхетле әти.

Юнысовларга улларын бәхетле гаиләдә, мул тормышта иманлы итеп үстерергә насыйп булсын.   

Фото видеодан скриншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы Айдар Алмаз Юнысовлар Айгөл Юнысова

Нет комментариев