Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фәтхетдиновларны Президент зурлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың үрнәк һәм җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан балалар үстергән 46 гаиләне кабул итте. Күп балалы берничә гаиләгә медальләр тапшырды. Президентта кунакта Чаллыдан Фәүзия һәм Азат Фәтхетдиновлар гаиләсе дә бар иде.

Бу - табиблар гаиләсе. Аларның медицина өлкәсендә стажы 30 елдан артык.
Азат Әдгатович 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы, игелекле, олы җанлы җитәкче. Фәүзия Тәбрисовна оста куллы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы «алтын куллы» теш табибы. Аларны ярдәмчел булып, кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытырга булышу кебек күркәм сыйфатлар берләштерә.  Икесе дә табиб булу хыялын тормышка ашыру өчен Казан Дәүләт  медицина институтына укырга керәләр... 2008 елда аны 2нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы итеп куялар. Ул 100дән артык медицина эшчәнлеге буенча сертифкат алуга ирешә, хастаханәне капиталь төзекләндереп, заманча җиһазлап, көндезге стационар ачтыра.
Азат Әдгатовичны эш урынында очратырга җиңел түгел. Ул эшлекле очрашулар үткәрә, авырулар белән очраша. Аның гомеренең күп өлеше эштә уза. «Өйдә сирәк булгач, балалар тәрбияләү күбесенчә хатыным Фәүзия Тәбрис кызы җилкәсенә төште. Буш вакыт та сирәк эләгә. Кесә телефоным беркайчан да сүнми, чөнки 2нче хастаханәдә 800гә якын кеше эшли, аена уртача меңнән артык кешегә ярдәм итәбез. Хезмәтемнең җитдилеген аңлап, ныклы таянычым булганы өчен хатыныма рәхмәтле», - ди ул.
Ә татар хатын-кызларына гына хас барлык сыйфатларны үзендә туплаган Фәүзия ханым моны шулай тиеш дип кабул итә. «Аның эше катлаулы, эштән арып кайткач бик борчырга тырышмыйм.  Ял итсен. Кирәк чакта ул, бар эштә дә ярдәм итә. Тормышның төрле өлкәсендәге мәсьәләләрне аңлый, булыша. Сабыр булып, бер-береңне аңлап яшәргә генә кирәк», – ди.
Фәүзия Тәбрисовна 4нче шифаханәдә теш дәвалау табибы булып эшли. «Аның бүлмәсенә килеп кереп, нурлы йөзен күрүгә авыртулар да онытыла. Ул үз хезмәтен, кешләрне бик ярата. Эшен һәрвакыт сыйфатлы һәм авырулары канәгать булып китәрлек башкара. Өендә тәртип булмаса, хатын-кыз тыныч күңел белән эшли алмый. Бу очратка Фәүзия ханым эшне дә дөрес сайлаган. Яры да үзенә тиң, тормышында таяныч», - ди шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина аның хакында.  
Гаилә җылысын саклаучы хуҗабикә сүзе саен: «Аллаһка шөкер, Азат бик әйбәт, кешелекле, игътибарлы кеше», –  дип кабатлый. Моның шулай икәнлегенә аларның бергә төшкән фотоларына күз салу да җитә. Икесенең дә йөзләрендә нур балкый, күренми торган гаилә җебенең ныклыгы да сизелеп тора. Азат Әдгатовичны гаилә бакчасында матур чәчәк үстерүче дисәм дә,  һич арттыру булмас. Татар халкында «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә - хатын» дигән бик дөрес мәкаль бар. Азат Әдгатовичның Чаллыда олы җанлы, хөрмәтле җитәкче булуында Фәүзия Тәбрисовнаның роле бик зур. Чөнки өйдә хатының гел канәгатьсезлек белдереп торса, җаның-тәнеңне биреп эшләп булмый.
Фәүзия ханым – чын татар хатыны. Ул тәмле ризыклар пешереп, ирен иртән эшәк озата, кичен елмаеп каршы ала. Өйләрендә бөтен җир чиста, пөхтә. Балалар тәрбияләү дә аның өстендә булды. Шөкер, балалары да үзләре кебек акыллы, тырышлар.  Азат Әдгатович белән Фәүзия Тәбрисовна студент вакытларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр кулга-кул тотынышып, бер-берсен тулыландырып, дус-туганнарын сөендереп, балаларына үрнәк булып яшәүче бик матур гаилә. Үзләренә түгел, фотоларына карасаң да, күзләр ял итә, күңелдә әйтеп аңлата алмый торган рәхәтлек барлыкка килә. Мин аларның икесен дә бик яратам, хөрмәт итәм», – ди шәһәрнең мактаулы гражданины Зилә Габидуллина.
Узган ел тормышыбызга яңа коронавирус дигән йогышлы чир килеп керде. Азат Әдгатович җитәкчлегендәге хастаханә ковид белән авыручыларны дәвалай башлады. Ни хикмәттер, кешеләр өметләрен җуеп, 2нче шәһәр хастаханәсенә эләгергә тырышты. Һәм олы җанлы, үз эшләренең осталары булган коллективка эләгеп, хәтта үпкәләре 50-70% зыян күргән, бик авыр хәлдәге чирлеләр дә терелеп чыкты. Алар бүгенге көндә дә табибларга, баш табибка рәхмәтле булып яши. Хезмәтендәге уңышлары өчен Азат Әдгатович табиб һөнәрен сайларга булышкан абыйсы Дамир Гәрәевка, дәрәҗәле җитәкче булып үсүендә заманында хаким урынбасары булып эшләгән Зилә Габидуллинага рәхмәтле.
Азат Әдгатович кешелекле җитәкче. Ә игелек орлыклары аңа әти-әнисеннән күчкән. «Мине балачактан алдамаска, тәмәке тартмаска һәм өлкән бала буларак, ике сеңелем һәм энемне яклаучы булырга өйрәттеләр. Кечкенәдән әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булыштым», - ди ул. Тормыш юлын үткән тәҗрибәле табиб һәм җитәкче буларак,  ул кешеләрдә гаделлек, шәфкатьлелек һәм ихласлыкны хөрмәт итә. «Табиб – шәфкатьле һөнәр иясе. Мин авыруны аңларга тырышам. Иң мөһиме: зыян китермәскә дигән девиз белән эшлим», – ди ул.
Азат Әдгатович белән Фәүзия Тәбрисовна – гадел һәм тугры кешеләр. Дуслары да шундый. Алар арасында студент елларындагылары да, Чаллыда очратканнары да бар. Фәтхетдиновлар гаиләсендәге җылы, дустанә мөнәсәбәтне бәяләргә сүзләр дә табып бетереп булмый. Алар абый - сеңел кебек туган җанлы, үзләренең эчке микроклиматында күпләргә үрнәк булып яшиләр. 
Мин Фәүзия ханымның беркайчан да тавыш күтәргәнен, кәефсез чагын күргәнем юк. Аның күзләре, йөзе һәрвакыт елмая, тирә-яктагыларга  нур чәчә. Азат Әдгатович та шундый.  Иң мөһиме: алар бу яктылыкны, яхшылыкны балаларына, туганнарына, дусларына гына түгел, мохтаҗ булган бөтен кешеләргә тараталар. Бу матур сыйфатларны үзләренең балаларында да тәрбияләделәр.  «Әлеге күркәм гаиләне Татарстан Президентына кунакка җибәреп шәһәр җитәкчеләре бик дөрес эшләде. Бар яктан да лаеклы гаилә. Минем белән күпләр килешер дип уйлыйм», – ди гаилә дуслары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов. «Алма агачыннан ерак тәгәрәми», – диләр бит. Аларның кызлары Алинә, уллары Айрат та сәламәтлек саклау өлкәсен сайлап, табиблар династиясен дәвам итәргә карар кылдылар. Кызлары Алинә акушер-гинеколог. Ире белән Аделина һәм Алим исемле балалар тудырып, әти-әнисенә әби-бабай шатлыгы бүләк иттеләр. Айрат – Казан Дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында 5нче курста белем ала.
Буш вакытларында Фәтхетдиновлар гаилә белән ял итәләр. Әтиләре исән-сау булганда Азат Әдгатович аның белән балык тотарга йөргән. Бүгенге көндә икесенең дә әтисе вафат. Әниләренә 83 яшь.  Фәүзия ханымның  әнисе сеңелесе Рәмзия гаиләсе белән Казанда, Азат Әдгатовичныкы улы Нияз белән Мендәйдә гомер кичерә. Мөмкинлекләре чыккан саен Фәтхетдиновлар кадерле әниләре янына баралар.
Тормыш юлыннан 33 ел җитәкләшеп баручы бу гаиләнең бәхетле булуының сере юк. «Без килеп чыккан кыенлыкларны бергә хәл итәргә тырышабыз, шатлык һәм кайгыларны урталай бүлешәбез. Тормышыбыз зарланырлык түгел, балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле, үз эшләренең осталары булсыннар иде», - ди алар. Амин, шулай гына була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә