Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер "Женщина огонь"га: «Сеңлеңнең үлеменнән шоу ясыйсың…»

Социаль челтәрләрдә «Женщина огонь» буларак танылган Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе – Лилия Гафурова юл-транспорт һәлакәтенә очрап, һәлак булды.

Әйтергә кирәк, Лилия Чистайдагы «Хозур» кафесы җитәкчесе иде. Бөтен Татарстан буйлап хәләл банкетлар оештырып йөрүче. Сүз уңаеннан, аның әзерләгән өстәлләрен мактап, татар эстрадасы йолдызлары да яза иде. Алар арасында Данир Сабиров, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев һәм башкалар бар.

– Җәмәгать! Безнең гаиләдә авыр кайгы. Лилия белән Миләүшә (ул дус кызы, ярдәмчесе) машинада барганда йокыга киткәннәр (беренчел версия буенча). Хәзер Миләүшә реанимациядә, Лилия безнең арадан китте…

Лилия, сеңлем! Кызың Ләтифәне үземнең кызым кебек тәрбияләргә сүз бирәм! – дип язды социаль челтәрләргә Гүзәл ханым. 

28 яшьлек Лилия Гафурованы 25 июньдә Чистай районының Татар Талкышы авылында җирләделәр.

«Аның өе хәзер беркемгә дә кирәк түгел!»

Шунысы бар: Лилия Чистай янында гына өй җиткерә торган булган. Тиздән анда күчеп яшәргә дигән өметләре булган. Сүз уңаеннан, Лилия төрмәдә утыручы ире Руслан белән аерылып, 14 июнь көнне икенче ире белән никах укыткан булган. Төрмәдәге ирен 9 ел буе көткәннән соң аерылышырга дигән карарга килгән иде ул. Икенче ире белән исә 9 көн генә яшәп калган.   

– Өйдә тора алмыйм. Лилиянең җиткеоә торган йорты янына килдем. Ул хәзер беркешегә дә кирәк түгел. Шушы өйне бөтен барлыгын биреп, бөтен йөрәге белән тырышып хезмәт куйды сеңлем. Үзе генә йорт салды! Үзе генә! 28 яшьтә! Шушы яшенә җитеп тә аның горурланырлык эшләре күп калды. Кайбер кеше моны 60 яшенә җитеп тә булдыра алмый. Аны күп кеше хөрмәт итте. Көн саен зиратка килүчеләр күп. Лилиям олы хөрмәткә күмелеп китте... Аның белән чиксез горурланам һәм гел горурланып яшәячәкмен. Ул минем терәгем иде! – дип күз яшьләрен тыя алмый сөйли блогер Хөснетдинова. 

Хайп алуда да гаеплиләр?!

«Женщина огонь» гаиләсе авыр кайгыда булуга карамастан, «Сез социаль челтәрләрдә танылу аласыгыз килә, сеңлегезнең үлемендә шоу ясыйсыз» дип, гаеп ата башлаганнар. Шуны да әйтергә кирәк: Лилиянең кызы Ләтифә шыр ятим калды. Аңа булышлык йөзеннән, Хөснетдиновлар гаиләсе акча да җыя башлады. Кайбер кешеләргә бу да ошамаган. Гүзәл ханым үз блогында болары хакында да сөйләде:  

– Без ышанмыйбыз. Әлегә ышанып җитеп тә булмый. Сеңлемнең кабере янына барам да утырам... Елыйм... Аннары шуны әйтәсем килә: мине хайп аласың килә, социаль челтәрләрдә тагын да таныласың килә дип, гаепли башладылар. Сез моны чыннан да әйтәсезме соң? Шундый пычрак язган кешеләргә шаккатам! Минем сүзем юк... Ярар, монысын да ишеттек. Минем дус кызым Таңсылуга да мине гаепләп, «Гүзәлнең акчасы бар бит! Бай бит ул! Лилиянең кызы Ләтифәгә акча җыя башлагансыз... Гүзәл үзе дә акча бирерлек бит!» дип, язып чыкканнар. Дуслар, шуны әйтәм: миңа меңләгән кеше Ләтифәгә сәдака итәсебез килә, карта номерыгызны калдырыгыз әле дип, мөрәҗәгать иттеләр. Барлык акча да Ләтифәгә тапшырылачак!  Чын күңелдән акча бирәсегез килсә, рәхим итегез! Тик пычрак язарга кирәкми! Ул акчаларның миңа бер тиене дә кирәкми. Лилиям генә кире кайтсын иде, – дип ачынып сөйли блогер. 

«Сеңлем Лилия соңгы арада нидер сизенде кебек»

Коточкыч авариянең соңга таба барлык нечкәлекләре ачыла башлады. 24 июнь, төнлә белән, Чистайга кайтып җитәм дигәндә Лилия Гафурова һәм аның дус кызы Миләүшә утырган машина юл кырыеннан төшеп китә, әйләнә. Лилия шунда ук тәрәзәдән чыгып оча. Миләүшә исә машина эченнән чыгып, Лилиягә булышлык та итмәкче була. 

– Сеңлемнең рухы шаттыр. Сөякләре сынып, тәне бәрелеп бетсә дә, йөзендә елмаю иде. Ул бит юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан. Аннары аны Миләүшә сулыш алырга җиңел булсын дип, аркасына яткыра. Тик соң була инде. Сеңлем урында үлә, – ди апасы Гүзәл. – Лилия соңгы арада нидер сизенгән кебек иде ул. Әле берничә көн элек кенә бабай каберенә барып елап кайтты. Китәсен сизенде кебек ул…

Авария ничек булган соң? Үз блогында Гүзәл Хөснетдинова шуларга да ачыклык кертте. 

– Бүген сәгать 00.31 дә минем бертуган сеңлем һәлак булды. Бу хәл аның яраткан «Хозур» кафесы янында булган.
Лилия ярдәмчесе, дус кызы Миләүшә белән эш эшләп, Чистайга кайтып бара торган булганнар. Баштан әйтелгәнчә берәү дә руль артында йокыга китмәгән.

Миләүшә сүзләренә караганда, алар юлда төзүчеләр конусы күргән. Бәрелүдән качарга теләгәннәр, тик машина кюветка очкан.
Лилия шунда ук тәрәзәдән очып чыккан һәм җиргә ауган. Машина түбәсенә әйләнгән, Миләүшә исә машина эчендә калган. Әйләнгәннән соң ул машина эченнән чыгып, Лилиягә булыша башлаган. Лилия бик авыр сулаган. Шул вакыт Миләүшә Лилиягә сулау җиңелрәк булсын өчен, аның хиҗабын чишә башлаган. Әмма бу вакытта Лилия җанын Аллаһка биргән мизгеле булган.
Миләүшә шунда ук әнигә шалтыраткан һәм елый-елый Лилиянең үлеме хакында әйткән. 

Әни шунда ук миңа шалтыратты. Ирем Рушан һәлакәт булган урынга китте. Мин аның исән булуына чын күңелдән ышандым.
Тик Рушан: «Матурым, ул үле килеш чирәмдә ята. Үзеңә ашыгыч ярдәм чакыр. Нык булырга тырыш!», – диде.

Шул вакытта мин сеңлемнең башка юк икәнлеген аңладым, – дип яза социаль челтәрләрдә Гүзәл ханым.

Гүзәл ханым диндә булуыбыз сабырлык бирә, дип сөйли. Алар сеңлесе белән дин юлына кергәч, үлем хакында да сөйләшкәннәр. Берәрсе алдан үлсә, балаларны ташламаска сүз биргәннәр.

– Күрәчәге шул булган инде сеңлемнең. Димәк, аңа Аллаһы Тәгаләдән шундый кыска гомер бирелгән. Безгә моның белән килешеп, яшәргә, көчле булырга кирәк, – ди Гүзәл. – Лилиянең кызы да бар бит әле. Аның әтисе төрмәдә. Ул сабыйга бик кыен. Без аны үзебезгә алырга җыенабыз. Документлар артыннан йөри башладык. Мин аны ташламаячакмын! Ул балага бик авыр. Әтисе дә юк, әнисез дә калды.

«Өзгәләнеп сорыйм синнән, Фирдүс»

Шунысы бар: рульдә барган Миләүшәгә хәзер җинаять эше ачмакчылар. Гүзәл Хөснетдинова социаль челтәрләр аша Миләүшәнең гаебе юклыгын, хокук саклау органнарында эшләүчеләрне лояль булырга чакырды. 

– Рульдә булган Миләүшәгә бигрәк авыр. Ул ялгызы гына ике бала үстерә. Лилиянең үлеме өчен бик өзгәләнә. Без аны ничек тә тынычландырырга тырышабыз. Язмышлардан узып булмый бит инде. Без Миләүшәне гаепләмибез. Сеңлемнең әҗәл минуты җиткәнен аңлыйбыз, – ди Гүзәл ханым.

Лилия белән Миләүшә авариягә берничә минут кала танылган татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаевның «Китмә» җырын да җырлап барганнар. Лилиянең социаль челтәрләрендә әлеге сторислар сакланып та калган. Гүзәл Хөснетдинова шул хакта Фирдүс Тямаевка олы мөрәҗәгать белән чыкты.  

– Фирдүс! Меңләгән аудитория алдында синнән шуны сорыйм: зинһар, «Китмә» җырыңны Лилиягә багышла! Ул синең иҗатыңны бик яратты. Мине яратып бетермәвеңне беләм, миңа бу кирәкми дә. Тик Лилиям бик шатланыр иде... – дип яза блогер. 
Фирдүс Тямаев әлеге мөрәҗәгатьне тиз арада күреп алды һәм моны җавапсыз калдырмады. 

– «Китмә» җырын концертларымда дустым Лилиягә багышлап җырлаячакмын, – дип язып чыкты Татарстанның атказанган артисты. 

27 июньдә исә бөтен Татарстан буйлап йөреп, хәләл банкетлар оештыручы, Чистайдагы «Хозур» кафесы җитәкчесе Лилия Гафурованың өчесен үткәрделәр. Ашка мәрхүмәнең туганнары, дус-ишләре, якыннары күпләп җыелган иде.

— Иң беренче чиратта, газиз әнием белән Гүзәл кызыма, шулай ук тормыш иптәшем Равилгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Моннан тыш кайтучыларга, җыелган туганнарга рәхмәт. Мораль яктан гына түгел, матди яктан да булыштыгыз. Шундый яшь көенә кызымның китеп баруын бер дә күз алдыма китермәдем бит мин… Үләр алдыннан Гүзәл белән бергә путевка алып, мине Дагыстанга җибәрде. «Әни, бар инде! Мин синең өчен эшләп торам. Сиңа көч җыеп кайтырга кирәк, чөнки аннары бик күп эшлисең була», дигән иде Лилия кызым. Банкетларга заказлары күп иде аның! Ул бөтенләйгә мине ташлап китеп барды… – дип сөйләгән Лилиянең әнисе Фәридә ханым аның өчесен үткәргән Коръән ашында.

«Шәһри Чаллы» газетасы коллективы Хөснетдиновларның авыр кайгысын уртаклаша. Берүк Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм түземлек насыйп итсен! Лилиянең урыннары җәннәт түрләрендә булса иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев