Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бүген Гөлдания Хәйруллинаның туй көне

Җырчы истәлекләрен бүлеште.

21 март – Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина тормышында мөһим көн. 1987 елның 21 мартында, Нәүрүз бәйрәме көнендә сөйгәне Рөстәм белән никах укытып, гөрләтеп туй уздырган алар.

– Бүгенгедәй кояшлы, матур көн иде. Түбән Камада абыемнарда никах укыткач, Чаллының Элеватор тавы бистәсенә килен булып төштем. Кайнатам белән кайнанам бик әйбәт кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын.

Без август аенда өйләнергә тиеш идек бит. Рөстәм мотоцикл белән лагерьгә барганда паспортын төшереп югалткан. Шуңа туй кичектерелде. Туебыз августта булса, фамилиямне Биктимерова калдырасы идем. Аннары Хәйруллина булырга карар кабул иттем. Хәзер Биктимерова дияргә тел дә әйләнми.

Ул көнне Кашаповларның да туе иде. Шәфәгать Салихов: «Кашаповлар туена бармыйча, Гөлдания белән Рөстәм туена килдем», – диде. Альбомнарны карап исем китеп тора. Кемнәр килгән, кемнәр киткән... Без Рөстәм белән 25 ел бәхетле гомер кичердек. Кызыбыз Лилия акыллы, тәрбияле, мәдәниятле булып үсте. 

Кызганыч, Рөстәм оныкларыбызны күрә алмыйча китеп барды. Март – минем өчен бәхетле дә, моңсу да ай. 21ендә өйләнештек, 25 ел узгач 28 мартта Рөстәмем безне мәңгелеккә ташлап китте. Күпме җырланасы җырлар калды... – диде яраткан җырчыбыз «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарның кызлары да сәнгать юлын сайлады. Ул әтисенең иҗатын ярата, җырларын яратып башкара. Лилия гаиләсендә 3 малай үсә. 
Фотолар Гөлдания Хәйруллинадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлдания Хәйруллина Шәфәгать Салихов рөстәм Хәйруллин Лилия Хәйруллина