Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы артисткасының улы да артист булырга хыяллана

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Алсу Гыйльманова яңалыклары белән уртаклашты.

– «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Гөлйөзем ролендә уйный идем. Хәзер Сәрби ролен бирделәр. 

– Улыгыз Сәет тә «Әбугалисина» спектаклендә уйнады. Ул да артист булырга хыялланамы әллә?
– Шәкерт ролен уйнады шул, тәүге тапкыр зур сәхнәгә дулкынланып чыкса да, «Каушамадым», – ди. Спектакльдә уйнау бик ошаган үзенә, «Мин артист булам», – дия башлады. 

– Артист булу өчен татар телен камил белергә кирәк бит. Сәетне кайсы мәктәпкә бирергә җыенасыз?

– Минем әнием татар теле укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Хәзер ул –  оныкларының татар теле укытучысы. Барысын бергә төзеп утырта да диктантлар яздыра. Нәтиҗәсе яхшы: барыбызның да балаларыбыз татарча яхшы сөйләшә. Без улыбызны Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә бирергә җыенабыз. Быел ул 1нче сыйныфка укырга керә. Туган телен яхшы белсен, акыллы, тәүфыйклы булып үссен иде. Аннары без аңа үзе теләгән һөнәрне сайларга ярдәм итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы