Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы кызы Хәния Фәрхи исемендәге конкурста җиңүче

«Мин Хәния Фәрхи репертуарындагы «Яңгырдан соң» дигән җырны башкардым", - ди Гүзәл.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә уздырылган I халыкара фестиваль-бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. «Онытылыр димә» дип исемләнгән фестивальдә 123 җырчы катнашты. Аларга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Хәния Фәрхинең авылдашы Гөлфинә Илтимирова белән Сарман районы Сарайлы  авылы кызы Гөлирә Хабибуллина Гран-при алдылар.

20-35 яшьлек профессионаллар арасында Чаллы кызы Гүзәл Хәкимуллина җиңде. «Мин Хәния Фәрхи репертуарындагы «Яңгырдан соң» дигән җырны башкардым. Чыгышыма югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт», – ди Гүзәл.

Уфадан Миләүшә Гыйлемханова беренче дәрәҗәдәге лауреат булды.

– «Онытылыр димә» фестивалендә катнашып, апамның җырларын киләчәк буыннарга җиткергән барлык җырчыларга, шулай ук  Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертән кешеләргә зур рәхмәт. – ди Фирүзә Ибәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу