Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы Сабантуйга әзерләнә

19 июньдә Чаллыда халкыбызның иң яраткан бәйрәме Сабан туе була. Аңа әзерлек эшләре башланып китте инде. Хакимияттә киңәшмәләр үткәрелә башлады.

Чаллының иң матур, иң акыллы, татар телен яхшы белгән кызлар арасында традицион “Сабан туе гүзәле” бәйгесе үткәрелә. Анда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр кызлар төрле өлкәләрдә үзара көч сынашачак. Гүзәл затлар арасында югары һәм һөнәри белем бирү йортларында укучы, шәһәр оешма һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр бар.

27нче “Сабан туе гүзәле” исеменә кем лаек булыр. Аны ачыклауда “Шәһри Чаллы” газетасы укучылары да катнаша ала. Моның өчен безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган туташ өчен тавыш бирергә кирәк. Җиңүчегә газетабыздан кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

“Сабан туе гүзәле” бәйгесендә җиңеп таҗ алаган туташ, шәһәр Сабан туенда абсолют батырны бүләкләү танатансында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм

2
X