Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллыда Гүзәлемнән яулыклар кабат сатылырмы?

Танылган җырлы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның Чаллыдагы шәхси кибетләре ябылды.

Чаллыда бер эре сәүдә үзәгендә бик популяр яулыклар сату урыны бар иде. Ул танылган җырлы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның шәхси кибете. Кызганычка каршы, ул ябылды. Хәзер Миңнехановларның яулыклар кибете Казанда һәм кайбер шәһәрләрдә генә эшләячәк.

Сүз уңаеннан, Казанда яулыклардан кала намаз һәм никах күлмәкләре, спорт костюмнары да сатыла. Аларны җырлы гаиләнең шәхси җитештерү цехында тегәләр. Анда берничә тегүче эшли. Киемнәрнең дизайнеры - Гүзәлем үзе.

- Кибеттә күпчелек күлмәкләр урын ала. Җитештерелгән киемнәр чикле күләмдә генә тегелә. Алар Казандагы үз кибетебездә сатыла. Тиздән көзге коллекцияне җитештерә башлыйбыз. Хыялларыбызның берсе – Казандагы кебек зур кибетне Чаллыда да ачу. Чөнки Чаллыда безнең товарларны яратып алалар иде. Аларның күпчелеге безнең иҗатны яратучы тамашачыларыбыз,- диде Гүзәлем. 

Бәяләргә килгәндә, алар очсыз түгел. Чит илдән кайтартылган сыйфатлы тукымалардан тегелгән дизайнер киемнәре Гүзәлем брендын йөртә. Социаль челтәрләрдәге кибет сәхифәсендә 2900 сумнан алып күлмәкләр, 4200 сумга спорт костюмнары урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X