Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Чаллыда язылышкан беренче пар булсак та, искә алучы юк”

Безне Чаллыда язылышкан иң беренче пар, дип газетага да язып чыктылар. Тик менә шуннан соң бүтән беркайчан да искә алмадылар. Шәһәрнең беренче пары дип бөтенләй башка кешеләрне язалар.

“Шәһри Чаллы” газетасы 30 елдан соң данлыклы “Чаллы пятачокларын” кире кайтарды. Бу хакта май башыннан ук социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралды. Шунда бик күп язылучыларыбыз, яшьлекләрен искә алып, безгә хатлар язды, хатирәләре белән уртаклашты. Аларны укып, шактый гына кызыклы фактлар ачыкланды. Ул чор кешеләре күзлегеннән чыгып тагын бер кат күңелдә Чаллы тарихын яңарттык. 

Әлеге кайтавазлар арасында Венера Касакина хатына битараф калалмадым. Ул анда “хәзер искә дә алмыйлар” дип үпкәсен белдергән. Венера ханым белән элемтәгә чыгып, кемгә һәм ни өчен үпкәләвен сорадым.

-    1969 нчы елны әле төзелеп кенә килүче Чаллыда иң беренчеләрдән булып без өйләнештек. Әле КамАЗ да төзелмәгән иде. Ирем Мөбәрәк Хуҗин белән ноябрь аенда кавышып, 7 гыйнвар көнне никахыбызны теркәдек. ЗАГС ул чакта ГЭС бистәсенең Үзәк урамында урнашкан кечкенә генә бина иде. Шунда безне Чаллыда язылышкан иң беренче пар дип газетага да язып чыктылар. Авылда китапханәче булып эшләгән апам миңа ул газетаны табып укытты да әле. Тик менә шуннан соң безне бүтән беркайчан да искә алмадылар. Чаллының беренче пары дип бөтенләй башка кешеләрне язалар. Мин моңа бик үпкәлим. Ә бит шул кадәр матур итеп туй үткәргән идек. Ул көн әле дә күз алдымда. ЗАГСтан чыккач, җәяү авылга кайтып киттек. Җиңел машиналар юк чак. Өстәвенә урамда кыш. Ул карның күплеген күрсәгез, әй, ерып тордык без аны... Игенче дигән авылга җиткәч, Мөбәрәкнең бер танышы тракторына утыртып, Яңа Байлар авылына кайтарып җиткерде. Анда иремнең әти-әнисе, туганнары каршы алды. Шунда ук токмач кисеп, аш салып җибәрдек. Мунча ягылган, җитешкән кеше керә торды. Гармунга кушылып җырладык, биедек, үзебезчә менә дигән туй үткәрдек. Чаллыга килгәч тә, ирем белән 6нчы комплекстагы пятачокка чыгып, рәхәтләнеп типтереп биеп кайта идек. Ул йөк машинасын йөртте, мин 20 ел машинасчет станциясендә оператор булып эшләдем. Кызганычка каршы, ирем исән түгел инде. 1994 елны гүр иясе булды. 

-    Хәзерге көндә кайда яшисез? Балаларыгыз бардыр?

-    Мин инде 15 ел Мәскәүдә яшим. Улым Альберт - администратор, кызым Фәридә юрист булып эшли. Мактану дип кабул итмәгез, Фәридә 2018, 2019 елларда  “Миссис Москва”  исеменә дә лаек булды. 3 кыз үстерә. Кызганычка каршы, балалары биш ел элек әтисез калдылар. Иң олысы Вероникага 19 яшь, матур итеп видеолар төшерә, блогын алып бара. Флорида белән Полинага 7 һәм 5 яшьләр. Чаллыга үзем сирәк булса да кайтыштырып торам, андагы ял йортларын яратам мин, сәламәтлекне ныгытып киләм. Аннары Чаллыда туганнарым да бар. Тукай районының танылган фермерлары Виталий һәм Нина Касакиннар, бертуган апаларым Сания һәм Зина белән аралашып яшибез. Язган булса, “Шәһри Чаллы” үткәргән пятачокка кайтып бер рәхәтләнеп биисе иде”, - ди Венера ханым. 

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев