Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллыга танылган эстрада йолдызлары килә

Алар шәһәребезнең “Кояшкай” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт куячак.

1 июнь – Халыкара балаларны яклак көнендә Чаллыга танылган эстрада йолдызлары Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов килә. Алар шәһәребезнең “Кояшкай” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт куячак.

Чара кысаларында кечкенәләр өчен төрле уен-бәйгеләр оештыру да күздә отыла. Шулай ук балаларны тәмле күчтәнәч тә көтә. Аларны танылган эшмәкәр, хәйрияче, “Приют человека” проекты авторы Рөстәм Гатин кыр кухнясында пешкән ботка белән сыйлаячак. Әлеге чара “Болгар” хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада