Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чүп ташламагыз!

Мин яңа бистәсенең 49нчы бистәсендә яшим. “Сәйлән” хореография мәктәбе янындагы мәйданда еш кына чүп өемнәре була.

Зурлар кулларына тоткан буш шешәләрне, тәмәке төпчекләрен, кәгазьләрне теләсә кая ташлыйлар. Юкса, һәр йортның подъезд төбендә чүп савытлары бар. Урналар да җитәрлек. Кулдагы чүпне шул савытка кадәр тотып бару авыр микәнни? Урам себерүчеләр һәр кеше артыннан чүп-чар җыярга өлгермиләр. Кайчан безнең халык кеше хезмәтен бәяли белергә өйрәнер икән? Чиста, матур урамнардан йөрү үзебезгә үк күңелле бит.

Асия Хәмзина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар