Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дальнобойщик-җырчы Равил Гәрәев өйләнде

Тормыш иптәше белән ул тамашачыларны Чаллыда үткән бәйрәм кичәсендә таныштырды.

16 октябрьдә Чаллының легендар шәхесе Гөлзада Рзаева үзенең Туган көне уңаеннан шәһәрдәшләргә "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дип исемләнгән мәгънәле һәм сюрпризларга бай концерт бүләк итте. Анда республиканың танылган артистлары чыгыш ясады. Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле тәүге тапкыр өздереп гармун тартты.

Дальнобойщик-җырчы, газетабыз герое Равил Гәрәевнең чыгышы нур өстенә нур булды. Ул тамашачылар белән шатлыгы белән уртаклашты. Үзенә чәчәк бүләк иткән ханымны: "Бу- минем хатыным Лилия. Килешеп кенә яшибез", - дип тамашачыларга тәкъдим итте.

Без Равил әфәндегә гаилә бәхете телибез. Лилиясе иҗатка илһамландырып торсын!

Равил Гәрәев турында башка язмалар:

1 язма

2 язма

3 язма

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес