Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдинов операциягә әзерләнә

Мөмкинлектән чыгып, ярдәм итеп, яраткан җырчыбызга якты дөньяны күрү бәхетен кайтарыйк.

Сайтыбызда танылган җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк дип язган идек. Эш шунда, берничә ел элек, Бехтерев авыруын дөрес дәваламау нәтиҗәсендә җырчының бер күзе күрү сәләтен югалткан иде. Автор-башкаручы Ринас Әхмәтов шушы көннәрдә җырчы дусты янына кереп, аның дивардан ишеккә тотынып йөрүен күргән. Дәнифнең икенче күзе дә күрми башлаган. «Ринас, шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микән?» – дип, зарын белдергән. “Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк (СКВОЗНАЯ ПЕРЕСАДКА РОГОВИЦЫ)”,  – дип халыкка мөрәҗәгать иткән иде Дәнифкә ярдәм оештыручы Ринас Әхмәтов.

Күптән түгел Дәниф Шәрәфетдиновның үзебез дә шалтыратып хәлен белештек. «Хәлләр болай, Аллаһка шөкер. Казанга барып табибларга күренеп кайттык. Дүшәмбе тагын барабыз, операциягә әзерләнәбез», – диде ул безгә. 

Аллаһы боерса, операция уңышлы булыр. Без барыбыз да моңа ышанабыз. Моңлы җырчыбызга ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә Аллаһы Тәгалә игелекне меңе белән арттырып кайтарсын. Тагын бер кат ярдәм оештырыйк әле. Тамчыдан күл җыела бит. 

Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942
Телефон: 89370423783. 
Кадерле дуслар, игелекле гамәлдән читтә калмыйк. Мөмкинлектән чыгып, ярдәм итеп, яраткан җырчыбызга якты дөньяны күрү бәхетен кайтарыйк.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз