Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдиновның улы Хәния Фәрхинең кызы белән дуэт җырлармы?!

4 сәгатьлек грандиоз концертның иң күркәм күренешләренең берсе иде бу.

Чаллыбызның "Күңел" радиосы шушы көннәрдә Казан ташачысын  "Безнең яшьлек җырлары" дип исемләнгән концерт-тамаша белән куандырды. Анда Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар да чыгыш ясады. Ул залдагыларны әтисенең "Казаннарга чыкты атым" җырын башкарып шаккатырды. Экранда яшь Дәниф Шәрәфетдинов булса, сәхнәдә аның дәвамчысы җырлады.

4 сәгатьлек грандиоз концертның иң күркәм күренешләренең берсе иде бу. Аның видеосын социаль челтәрләрдә дә 11 меңнән артык кеше карады, 50дән артыгы комментарийлар калдырды. "Әтисе кебек матур җырлый", "Эх, Хәния Фәрхинең кызы Алия белән дә дуэт җырласалар...", "Этисенең тавышына охшашалык бар, Динар алга!", - дип яздылар видео астына.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз