Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров кешеләрнең әшәкелегенә шакката

Аның гаиләсен күршеләренең йортын үзләштермәкче дип гаеплиләр икән.

Узган ел юморист Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның йорты янган иде. Сабировлар гаиләсе аңа беренче көннән үк ярдәм итәргә алынды. Яңа йорт төзү өчен акча җыю оештырды. Инде Ирек абыйның яңа йорты төзелеп тә бетте. Моны Миләүшә Сабирова үзең социаль челтәрдәге битендә күрсәтте. 

Шуннан соң кайбер кешеләр Сабировлар гаиләсенә начар сүзләр яздылар. Янәсе, алар йортны үзләренә калдыру өчен тырашалар. 

Данир Сабиров моңа ризасызлык белдерде. 

–    Бу йорт турында әллә нинди сүзләр йөри. Кайбер кешеләрнең кабәхәтлегенә аптырап та куям инде. Янәсе, бу йорт безгә кала, шуңа төзибез икән. Аның балалары юк, дип язалар. Аның ике кызы бар. Алар да әтиләренә булдыра алганча булышалар. Бөтенебез ярдәм итә. Әгерҗедән Илнур исемле дустым, күршегә дип, бер урынлы 3 карават китерде. Ирек абый рәхмәтле. Без йортны Ирек абый ничек теләде, шулай төзедек.  Хәзерге вакытта мондый йорт төзү 8,5 миллион сум тора. Язылучыларыбыз ярдәме белән 3 миллион сум җыелды, аннан Ирек абыйның 1 миллион сум страховкасы бар иде – барысы да монда кереп бетте. Калганы инде – хәлле дусларым ярдәме белән», – ди артист.

Данирның дуслары түбәгә материал кайтару, газ кертү, янгын урынын чистарту һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә булышкан. 

«Чаллыдан бер тамашачы «котел» бүләк итте. Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр бар. Дуслар, әллә нинди мимешләргә ышанып йөрмәгез», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данир Сабиров Миләүшә Сабирова Салават Фәтхетдинов