Дилә Нигъмәтуллина мәрхүм әнисенә багышлап пост урнаштырган
Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина мәрхүм әнисенә багышлап пост урнаштырган

«Әнием, сиңа быел 69 яшь тулган булыр иде», – дип яза җырчы.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина 7 ел элек мәрхүм булган әнисен искә алып яза.

– Әнием, сиңа быел 69 яшь тулган булыр иде! Әти һәрвакыттагыча сиңа чәчәкләр бүләк итәр иде. Без кайтыр идек, син үзеңнең “коронный” пирогларыңны пешерер идең. Аннары мәктәптә бергә эшләгән коллегаларың, иптәш кызларың килер иде… Аннары икенче көнгә көне буе сөйләшеп чыгар идек. Эх, болтушкалар идек без синең белән! Ә бүген… 7 ел инде синсез туган көнеңне үткәрәбез… – дип яза җырчы.  

чыганак: https://tatar-today.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу биз

Нет комментариев