Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Динар Шәрәфетдинов: «Әтинең йөзенә кызыллык китермичә, сәнгатьтә үз исемемне булдырасым килә»

Газета укучыларыбыз соравы буенча Дәниф Шәрәфетдиновның улы белән әңгәмә кордык.

Моңлы җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар әтисе юлыннан китте. Ул мәктәптә укыганда ук тамашачылар алдында чыгыш ясый иде. Хәзер инде Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториядә югары профессионал белем ала.  Шул ук вакытта зур сәхнәләрдә җырлый. Тамашачы аның үзенә генә хас темберлы, моңлы тавышын ярата. Мин Динарның урыс мәктәпләрендә укып та, матур итеп татарча сөйләшүенә дә гашыйк булдым. Газета укучыларыбыз соравы буенча аның белән әңгәмә кордык. 

– Динар, син популяр җырчы Дәниф Шәрәфетдинов һәм биюче Зәринә гаиләсендә туган беренче бала. Артист тормышының җиңел түгеллеген күреп үстең һәм шул катлаулы юлдан киттең.

– Мин кечкенә вакытта, аеруча «Бәйрәм» ансмаблендә эшләгәндә, әти бик еш гастрольләрдә булды. Аның өйдә сирәк булганын аңлап та бетермәгәнмендер. Без сеңелем белән әтиемне сагынып көтә идек. Ул гастрольләрдән беркайчан да буш кул белән кайтмады. Миңа, сеңлемә, әниемә зур-зур бүләкләр алып кайта иде. Аның бер-ике көнгә өйгә кайтуы безгә ул чакта шундый зур бәйрәм булып тоела иде.  Мин кечкенәдән үк әтиемнең җырлаганын күреп, аңа сокланып үстем. Беренче тапкыр балалар бакчасында җырладым, ялгышмасам, ул җыр яз турында иде. Шул җыр белән мин бәйгедә катнаштым. 

– Зур сәхнәдәге беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?

– Әтинең Чаллыдагы концертында «Акчарлагым» җырын башкардым. Ул чакта бик кечкенә булганлыктан, бәлки барын да аңлап бетермәгәнмендер, әмма тамашачыларның көчле һәм озак итеп кул чапканнары әле дә күз алдымда тора. 

– Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, әтиең артист булуыңа каршы килмәдеме соң? Үзеңдә икеләнү булмадымы?

– Миндә икеләнү булмады, әтием кебек халыкның яраткан җырчысы булырга хыялландым. Ә әти-әнием минем табиб булуымны теләде. Мин ул вакытта алар белән бәхәсләшмәдем, каршы килмәдем, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда укыганда химия, биология фәннәреннән имтиханнар тапшырдым. 11нче сыйныфны тәмамлар алдыннан әти белән күзгә-күз карашып сөйләштек.  Мин аңа җырчы булырга теләвемне әйттем. Әтием миңа җиңел булмаячагын аңлатты. Гомумән, аның юлын дәвам итәргә ниятләвем белән килешеп бетмәде, башта ул сәхнә, шоу бизнес турында хыялланырга да бирми иде.  Ул моны артист һөнәренең гади кеше күзенә күренми торган ямьсез яклары, җырчылар арасындагы көндәшлекнең көчле булуы белән аңлатты. Музыкка көллятенә укырга керүем белән дә теләр-теләмәс кенә ризалашты.  Бу өлкәгә үзеңне тулысынча багышларга кирәк, шунда гына уңышка ирешеп була – мин моны аңлап үстем. Ләкин шул вакытта ук киләчәк тормышымны сәнгатьтән башка күз алдына китерә алмадым. Әтием моны аңлады, шуңа да миңа киңәшләре белән даими ярдәм итте. Хәзер дә мин әтием белән гел киңәшләшәм. Ул булмаса, мин музыка белән шөгыльләнмәс тә идем, мөгаен. Музыка мәктәбендә укыган вакытта, төрле бәйгеләрдә катнашып йөрдем. Ә соңыннан, Казанга күченеп, музыка көллиятенең бюджет төркеменә укырга кергәч, әтием миндә үзенең дәвамчысын -җырчы күрә башлады. Бүгенге көндә мин ныклы адымнар белән хыялыма барам, Казан дәүләт консерваториясендә белем алам. 

– Студент кына булсаң да, тамашачылар чыгышларыңны җылы кабул итә. Моның сере нидә?

– Белемгә омтылырга һәм талантыңны халык яратырлык итү өчен тырышып эшләргә кирәк. Бүгенге уңышларым өчен мин остазларыма рәхмәтле. Музыка мәктәбе укытучылары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәфисә Әхмәтшина,  Алинә Орлованың ярдәме белән зур сәхнәдә беренче  адымнарымны атладым. «Мизгел» җыр театрына да рәхмәтлемен. Казан музыка көллиятендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Цирковникова  укытты. Ул Казанда минем икенче әнием кебек булды. Һөнәри яктан үсәргә нык ярдәм итте. Хәзер консерваториянең өченче курсында Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина сыйныфында белем алам. 

– «Күңел» радиосының «Безнең яшьлек җырлары» концертындагы чыгышыңны тамашачылар бик яратты. Бу концерт үзеңдә нинди тәэсирләр калдырды?

– Бик дулкынландыргыч концерт булды ул. Бу концертта катнашуым 3 көн алдан гына билгеле булды. Әтиемнең ничә еллар буе хит булып яңгыраган  җырларын җиренә җиткереп башкарырга кирәк иде. Әтиемнең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде дип борчылдым. Аллаһка шөкер, сынатмадым.

 – Динар сезне әтиең белән нинди сыйфатлар берләштерә?

– Без әтием белән күп яктан бер-беребезгә охшаш булсак та, кайчагында уй-фикерләребез туры килми. Бәхәсләшергә дә яратабыз. Безне татар халык моңнары, музыка, сәнгать, театр берләштерә. 

– Киләчәктә әтиеңнең җырларын башкарырга уйлыйсыңмы?

–  Әйе. Әтиемнең җырлары миңа бик ошый. Шуңа күрә аларны репертуарыма кертергә планлаштырам. Ул җырларның минем күңелемә якынлыгын әйтеп, аңлатып бетерергә сүзләрем дә җитми. Аларга яңа сулыш өреп, аранжировка ясатып, тамашачыларга җиткерергә телим.

– Тамашачылар Динар Хәния Фәрхинең кызы Алия белән дуэт җырламасмы икән дип сорыйлар.

– Дуэт җырлау – бик катлаулы эш. Минем ул турыда әлегә уйлаганым да юк. 

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Консерваторияне уңышлы тәмамлап, диплом алырга кирәк. Хыялым – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет яисә мюзикл театрына эшкә урнашу.

– «Күңел» радиосы ретро җырлар концертын Чаллыда да оештыра. Кайтасыңмы?

– Әйе, Аллаһы боерса кайтам, ул көнне зарыгып көтәм.   

– Ә иң зур теләгең?

– Хәзерге вакытта иң зур теләгем – әтиемнең сәламәтлеген ныгыту. Гаиләбезнең иң зур теләге – әтиемнең күзе күрә башласын иде.  Әниемнең һәм сеңелемнең елмайган йөзләрен күрү исә минем өчен иң зур бәхет.

– Динар, синдәй акыллы һәм талантлы егетнең яраткан кызы да бардыр инде?
– Әлегә минем йөрәгем буш.   

– Кумирларың бармы?
– Алар берничә. Беренче урында әлбәттә, әтием. Аның тормыш юлы да, иҗади эшчәнлеге дә – минем өчен үрнәк. Ул җитди авыруларга бирешмичә, фәкать үз көченә генә таянып, күпләргә үрнәк гомер итә. Без аның белән горурланабыз. Күренекле опера артистлары, үз иҗатлары белән яхшы энергия, позитив хисләр таратучы эстрада артистлары да – минем кумирларым.

– Үз концертыңны кайчан күреребез икән?

– Соңгы вакытларда миңа бу сорауны еш бирәләр. Әлбәттә, үз концертымны куясым килә. Ләкин моның өчен бик күп эшләргә кирәк. Дәниф Шәрефетдиновның улы булганга мин моңа бик җаваплы эш итеп карыйм. Әтинең йөзенә кызыллык китермичә, үземнең зур концертымны эшләп, җырчы Динар Шәрәфетдинов исемен ясыйсым, аны танытасым килә.  

– Буш вакытларда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Буш вакытым юк диярлек. Консерваториядә бик күп проектларда, концертларда катнашам, опера студиясендә иҗат белән шөгыльләнәм. Мәскәүдә «Музыканы күрергә» фестивалендә чыгыш ясап кайттым. «Аршын мал алан» операсында Телли ролен башкардым. Җәүдәт Фәйзинең «Башмаклар» операсында Вафа ролен уйныйм. Шулай ук классик операларны сәхнәгә куярга планлаштырабыз.  Кыскасы, мин хәзерге вакытта үземне тулысынча иҗатка һәм әтиемнең сәламәтлеген кайтаруга багышлыйм. 

– Чаллыны сагынасыңмы?

– Әйе, бик сагынам. Мин әти-әниемне, туганнарымны, укытучыларымны бик яратам. Еш кайтырга тырышам.

Фото Динар Шәрәфетдиновтан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес