Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдиновтан яхшы хәбәр

Аңа даруларны бушлай бирә башлаганнар.

Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновның кызы Диананның никахы булуы турында хәбәр иткән идек инде. Кияү - Чаллы егете. Кәләш Казанда укыганга күрә, яшь гаилә башкалада яшәячәк.

Шушы көннәрдә Дәниф Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында төшеп кайтты. Аны Казанга дусты, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов алып барган.

Аллаһка шөкер, яраткан җырчыбызның сәламәтлеге яхшы. Узган ел мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә сатып алынган кыйммәтле даруларны быел бушка бирә башлаганнар. Дәниф өчен барыбыз да сөенәбез, киләчәктә дә тормышында күңелле яңалыклар гына булып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев