Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманованың күлмәге администраторына нигә кирәк?

Җырчының әнисе дә, ире дә Альберт Бачтановны аңламый.

- Сүзне нидән башларга да белмим, - дип шалтыратты ул. - Мин истәлеккә дип Эльмираның кайбер эстрада әйберләрен сорап әнисе белән хәбәргә чыктым. Саклансын дидем. Тик җавап итеп әнисеннән әллә нинди сүзләр язылган смс кына килде. Янәсе Эльмираны гүр иясе итү генә җитмәгән, әйберләрен үзләштермәкче булам. Башка сыймаслык. Шулай борчылып йөргәндә урамда киленнәрен - энесенең хатынын күрдем. Өстендә Эльмираның туны. Аптырап киттем. Шунда Эльмираның ире Дима белән элемтәгә чыктым. Ул 40 көне тулганчы ук кайнанасының өйләренә килеп Эльмираның бөтен киемнәрен, бизәнү әйберләрен, алтыннарын җыеп алып киткәнен әйтте. Күңелем әрни, нигә ул алай кылана икән? - дип сөйләде борчулы Альберт.

Без Эльмираның ире Дмитрий белән элемтәгә чыктык. "Эльмираның барлык әйберләрен әнисенә биреп җибәрдем. Ул аларны нишләткәнен мин белмим. Эльмирадан минем ике балам бар. Бүтән берни дә кирәкми", - диде ул. Хатынының әнисе белән яхшы мөнәсәбәттә икәнне дә әйтте. "Альбертка Эльмираның күлмәге нигә кирәген аңламыйм. Истәлеккә, гадәттә, фотосурәт саклыйлар," - диде Дмитрий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

3

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес