Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел тулган көннәрдә гаиләләренә зур кайгы килде
Җырчы үз янына ике туган абыйсын да алган.
Моннан 2 ел элек 16 декабрьдә моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова мәңгелек иленә китте. Аның 40 яшендә йөрәк авыруыннан үлеме аяз көнне яшен суккандай булды.
Җырчының вафатына 2 ел тулганда гаиләләренә тагын авыр кайгы килә. Әнисенең апасының улы махсус хәрби операциядә һәлак була.
Бу хакта "Интертат" журналисты Гөлназ Хәбибуллинага Фирдания апа сөйләгән.
"Радик туганыбызны пәнҗешәмбе көнне туган авылыбыз зиратына җирләячәкбез. Радик 50 яшен тутыра алмады. Бик яхшы күңелле, нәкъ Эльмирам кебек беркатлы, кеше өчен өзелеп тора торган… Характерлары белән дә шулхәтле охшаш иделәр. Бер-берсенә «абый», «сеңлем» дип кенә тордылар… Үзем дә бик ярата идем Радикны. Аның да 2 баласы ятим калды", - дигән ул.
Фирдания ханым Эльмира рухына Коръән мәҗлесе уздырган. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.
"Йөрәк әрни, сыкрый... Тик кайтарып булмый шул. Фидания апа, Дилюсә (килен), Аллаһның рәхмәте яусын мине чакыруыгызга, якын итүегезгә. Яраткан
дустымның, Эльмирамның урыны җәннәттә булсын, амин. Рухы шат, караңгы
гүре якты булсын. Амин. Укыткан Коръән ашы кабул булсын. Әнисенә, энесенә, тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына, сабырлык бирсен Раббым», – дип язган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев