Элвин Грейны корпоративка чакыру ничә сумга төшә?
Шоу-бизнес

Элвин Грейны корпоративка чакыру ничә сумга төшә?

«Бәя күләме командага, вакытка бәйле», — ди артистның менеджеры.

Эльвин Грейга корпоративка чакыру миллион сумга төшәргә мөмкин. Бу хакта https://kiziltan.ru хәбәр итә. 

Артистның менеджеры сөйләгәнчә, быел Яңа ел корпоративларына әзерлектә берни дә үзгәрмәгән — даталар билгеләнә, чыгышларны да гамәлдән чыгармыйлар. Гонорар да үзгәрмәгән.

- Бәясе командага, вакытка бәйле. Миллион сум тирәсе, — ди артистның менеджеры.

Монда икенче нәрсә дә гаҗәпләндерә: кем шушы заманда корпоратив үткәрергә җыена микән?!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу биз

Нет комментариев