Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльвин Грейны рәнҗеткәннәр

Җырчы моңа җавап итеп хәйрия концерты куярга җыена.

Татарстанның атказанган артисты Эльвин Грей кичә нефтьчеләр көне уңаеннан Әлмәттә Россия һәм Татарстан артистлары катнашында зур  концерт булды. Анда Эльвин Грей да чыгыш ясады. Әмма оештыручылар аңа тиешенчә чыгыш ясарга ирек бирмәгәннәр. 

Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итте.

- Мин Әлмәттән йөрәгем авыртып китәм. Концертта тамашачыларым яраткан җырларымны җырлый алмадым. Өзелгән концерт өчен тамашачыларым, гафу итегез. 

Башта ук чыгышымны 30 минутка кыскарттылар, музыкантларым белән чыгышымны тыйдылар. Концерт башланырга 15 минут калгач, музыкантлар белән 14 җырдан торган бер сәгатьлек чыгыш рөхсәт иттеләр.

Концерт бетәргә 9 минут калгач, тыелган сүзләр әйтеп, безне гаепләп, концертымны өзделәр.20 ел иҗат дәверендә тамашачыларны болай кимсетүне беренче тапкыр күрдем.

 Минем җырларымны тыңларга килгән тамашачыларымнан гафу үтенәм. Өметләрегезне аклый алмадым. Шуның өчен Әлмәттә хәйрия концерты уздырачакмын, - ди ул.

Җырчы үзенең зур концертын кайчан булачагын соңрак хәбәр итәргә ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу эльвин грей Халык артистлары