Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Элвин Грейның экс-музыканты вафат: «Эх, Артур, нишләдең...»

Аның әнисе һәм сеңлесе калды.

«Элвин Грей»ның элеккеге музыканты Артур Кусимов вафат будуы турында җырчы Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Музыкант 2 көн элек, узган җомгада вафат булган. Үлеменең сәбәбе әйтелми. 31 яшьлек артистның әнисе һәм сеңлесе калган.

– Проектлар өстендә эшләдең... Тик моны гына тормышка ашыра алмадың. Тормыш дигәннәре гел икенче борылыш алды. Тыныч йокла, Артур Кусимов, – дип язган Элвин Грей социаль челтәрләрдә. 

Җырчы Гөлназ Асаева да Артур Кусимовны яхшы белгән. Аның турында ул да шәхси аккаунтында җылы сүзләр җиткергән.

– Кусим, якын кешебез безнең! Синең белән уздырган вакытлар иң күңелле вакытлар булып истә калачак. Син искиткеч яхшы кеше идең... Урының җәннәт түрләрендә булсын! Бергә эшләгән эшләр өчен олы рәхмәт. Артур Кусимов. 

Артурның сеңлесе һәм әнисе калды. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә ала. Артур үз тырышлыгы белән гаиләсен Казанга күчергән иде. Ул алар өчен бик кайгырды, көрәште хәтта. Аларга бар күңелен һәм йөрәген биреп яши иде. Баштан аларны кайгыртты, алар өчен тырышты, аннары гына үзен уйлый иде, – дип язган Асаева социаль челтәрләрдә.  

Артур белән хушлашу Казанда 23 октябрьдә 14 сәгатьтә булачак. Аны туган ягы – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев