Филүс Каһиров Чаллыдагы концертында кем белән дуэт башкарды?
Шоу-бизнес

Филүс Каһиров Чаллыдагы концертында кем белән дуэт башкарды?

Тукай районыннан килгән Әнисә апа Филүсне дә, тамашачыларны да шаккаттырды.

Бүген Чаллыда Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров концерты. Зал шыгрым тулы. Тамашаның кызык мизгелләре дә булды. Тукай районыннан килгән Әнисә апа Филүскә багышлап язган шигырен укыды. "Син башка җырчылар кебек вак-төяк түгел, халык артисты исемен зур хезмәт куеп алдың", - дигән сүзләр бар шигырьдә. Аннары Әнисә апа "Картая мени соң йөрәк" дигән җырны сузды. Аңа Филүс тә кушылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Шоубизнес

Нет комментариев